Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2019, 12:08

Ирешелгәннәр чик түгел

Чәршәмбе көнне “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативында хисап җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта хуҗалык рәисе Альберт Мусин, белгечләр Гали Хаҗиев, Тәлгать Вәлиев, Әхнәф Хаҗиев үз тармаклары буенча эшчәнлеккә хисап тотты, анализ ясады. 2018 елда хуҗалык игенчелек өлкәсендә җир эшкәртү, үсемлекләрне чүп үләннәрдән һәм бөҗәкләрдән саклау, рапс культурасын игү буенча нәтиҗәле эшләр башкарган. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан 30,9 ц. уңыш җыеп алыпган. Алга таба бөртекле культуралардан тыш рапс, көнбагыш һәм чөгендер игүгә зур игътибар бирү планлаштырыла.
Җыелышта терлекчелек өлкәсендәге файданылмаган резервлар, мал азыгының сыйфаты, кадрлар мәсьәләсе тикшерелде. Хисап җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район хакимият башлыгы урынбасары профсоюз оешмасы рәисе Ригат Хаҗиев катнашты.
Әлеге җыелыш турындагы тулырак мәгълүматны сез киләсе саннарда чыгачак гәзит битләреннән укый алырсыз.
Читайте нас: