ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2019, 12:03

Ленинлылар хисап тотты

Хисап җыелышларының чираттагысы Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында булды. Биредә тәүдә баш белгечләр – агроном – Фәнил Гәрәев, инженер – Айрат Галиев, ветеринар врач – Динар Миңнеәхмәтев, зоотехник – Булат Зарипов, гомум мәсьәләләр буенча рәис урынбасары Алмаз Миндияров һәм хуҗалык рәисе Илфир Зарипов үткән елгы эшчәнлеккә хисап тотты. Һәр белгеч үз тармагы буенча тирәнтен чыгыш ясады, хуҗалык рәисе эшчәнлеккә тулы анализ ясады, быелга конкрет планнар, максатлар билгеләнде. Ленин исемендәге хуҗалык җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Ригат Хаҗиев катнашты. Илгиз Фаил улы чыгышында белгечләрнең эшчәнлеккә тулы анализ ясавын, проблемаларны билгеләп үтүләрен хуплады, һәр тармак буенча фәһемле киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде, хуҗалыкта хезмәт хакының 20 % ка артуын хуплап, киләчәктә тагы да нәтиҗәле эшләп, күрсәткечләрнең яхшыруын теләде. Азактан ярыш нәтиҗәләре буенча хезмәт алдынгыларына акчалата премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тулырак “Игенче” гәзитеннән укый аласыз.
Читайте нас: