ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 февраль 2019, 09:55

Киләчәккә бурычлар

Беренче булып еллык эшкә йомгакны “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы ясады. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре берләшмәсенең профсоюз оешмасы рәисе Ригат Хаҗиев катнашты.

Хуҗалык рәисе Фәргать Ваһапов чыгышы алдыннан “Кайларда сез, авыл балалары” дип аталган җырга төшерелгән видеоязма карарга тәкъдим итте. Кайчандыр гөрләп торган авыллар ташландык хәлгә төшкән, кычыткан, тигәнәк плантацияләре арасында хуҗасыз йортларга карап йөрәк әрни, ирексездән күзләр яшьләнә… Ә бит авылның йөзен анда яшәүчеләр бизи. Алар да яхшы тормышка лаек, тик моны үз куллары, үз уллары белән булдырырга тиештер. Шомлы, котсыз авыл йортларына, аларның хуҗалары булган улларына карап: “Бәхетләрне таба алдыгыз микән туган нигезләрне корытып?” – дигән сорауны бирәсе килә. Залда утыручыларның уйкичерешләрен аңлагандай, Фәргать Фәрит улы Тайняш авыл биләмәсендәге демографик хәл, хуҗа-

лыкта, чит төбәкләрдә эшләүчеләр һәм беркайда эшләмичә өйдә ятучылар саны белән таныштырып үтте. Санап үтелгән саннар күңелдә борчылу тудырса да (87е бушап калган, 85 йортта берәр генә кеше яши, 222 кеше чит төбәкләрдә эшләп йөри), бүгенге көндә биредә икътисади яктан тотрыклы, көчле хуҗалык булуы һәм аның халык яшәешенә уңай йогынтысы барлык шик-шөбһәләрне тарата. Чөнки “Герой” хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән авылларда юллар төзекләндерелә, чистартыла, шәхси хуҗалыкларга да мал асрауга зур мөмкинлекләр бирелә. Ә инде булсынга дип, тырышып хезмәт салган геройлыларның исемнәре хуҗалык рәисенең чыгышында берничә тапкыр макталды. Фәргать Фәрит улы әнә шулай узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып, быелга максат-бурычлар куйды. Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, хуҗалыкны табышлы алып бару бер дә җиңелдән түгел. Ни өчен дигәндә, ил буенча кайсы гына юнәлешне алсак та — хаклар арта, кредитларның проценты буенча да тотрыклылык юк. Әнә шулай кыргый базар шартларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә бүген кооператив эшчәннәре. Биредә 140 кеше хезмәт сала, аларның урта яшьләренә килсәк, ир-атларныкы – 44, хатын-кызларныкы 42 яшь. Фәргать Фәрит улы слайдта тәкъдим ителгән таблицалар ярдәмендә хуҗалык казнасына кергән керемнәрне дә, чыгымнарны да, ул чыгымнарның ни күләмдә, нинди максатта тотылуына сорау тумаслык итеп хисап тотты (соңыннан ревизия комиссиясе рәисе Алик Рәхимов бу хисапны тулысы белән раслады).

Җитәкче хуҗалык тармакларындагы уңышларны, кимчелекләрне атады һәм безне сокландырганы: ул кимчелекләрне атап анализ ясый, аларны бетерү юлларын күрсәтә. Хуҗалык җитәкчелеге һәр ике тармакта да уңышны арттыру өчен шартларны тудырырга тырыша, шулай да бер үк шартларда эшләүче кешеләрнең нәтиҗәләре төрлечә. Һәрбер кешенең – механизатормы, терлекчеме, белгечме — үз эшенә җаваплы каравы, күңел биреп хезмәт куюы нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була – Фәргать Фәрит улының фикере шундый. Ул әнә шулай эшчәнлеккә нә-

тиҗә ясап, һәрбер хезмәткәргә рәхмәт белдерде.

Җитәкче – хуҗалыкның йөзе, диләр. Минем күңелдә бүгенге көннең хуҗасы менә шундый, һәр тармакка алдынгы технологияләрне кыю кертүче, талантлы, халкы өчен тырышучы Фәргать Ваһапов төсле булырга тиеш тә, дигән фикер туды. Әйтик, бүгенге көндә биредә заман таләпләренә ярашлы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп сату юнәлешендә резервлар барлана, мал суеп эшкәртү цехы ачылды, үзләренең кибет челтәрләре булдырылды. Җыелышта хуҗалык белгечләре дә һәрберсе үз юнәлешендә кыскача гына үткән елдагы эшләргә йомгак ясады. Заман таләпләренә ирешеп эшләмәгәндә җитештерүнең тиешле югарылыкта булмаячагын һәр тармакта эшләүчеләр дә, белгечләр дә яхшы аңлыйлар. Язмамны һәр тармак буенча ирешкән уңыш күрсәткечләренә, ягъни саннарга аерым тукталып тормыйча гына дәвам итәм дисәм дә, һәркемне кызыксындырган сорауга, ягъни бер санга игътибар итмичә булдыра алмадым. “Герой” хуҗалыгында узган елда уртача хезмәт хакы – 31 мең сумнан артык! Район күрсәткеченнән дә югары – район буенча бу сан – 27 мең сум тәшкил итә. Гомумән, хуҗалык эшчән-

легенә район, республика җитәкчелеге дә югары бәһа бирде. 2018 елда “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары казанышка ирешкән өчен” Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Дипломына лаек булды.

Авыл хезмәтчәннәре белән эшлекле сөйләшүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев катнашты. Ул хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улының экрандагы таблицалар аша хуҗалыкның берничә еллар дәвамындагы эшчәнлек динамикасын анализлап барган чыгышына уңай бәя бирде һәм авылларның социаль хәле, киләчәге хуҗалыкта эшләүчеләрнең, аеруча, яшьләрнең тырышлыгына бәйле булуын ассызыклады. Реканс Фәнил улы “Герой” хуҗалыгы эшчәннәре алдына тагы да зур бурычлар куеп, аларны үтәп чыгачакларына ышанычын белдерде.

–Бөтен эш алымнары да яхшы, әмма соңгы нәтиҗәнең, күрсәткечләрнең уңышка илтүе мөһим. Шуңа да хуҗалыкның бу юнәлештә мөмкинлекләре бар: ел саен заманча, куәтле техникалар сатып аласыз, белгечләрегез тәҗрибәлеләр, кадрлар җитәрлек, бергәләшеп, бердәм булып эшләргә насыйп булсын. Авылларда да хәзер шәһәрдән бер дә ким яшәмиләр, үзеңнән тора барысы да. Туган авылларыбызда хезмәт юлы үтеп, бәрәкәтле итеп яшик, бушаган, ташланган авыл йортлары кимесен иде, дигән теләктә калам.Сәламәтлек, эшегездә тагы да югарырак хезмәт уңышлары телим, – диде ул. Җыелышта район Пенсия фонды начальнигы Ләйсән Мостафина пенсия реформасына бәйле үзгәрешләр белән таныштырды.

Җыелышның иң күңелле өлеше, әлбәттә, котлаулар, бүләкләр тапшыру булды. Район авыл хуҗалыгы эшчәннәренең профсоюзлар берләшмәсе рәисе Ригат Хаҗиев хуҗалыкта озак еллар намуслы эшләгән Әгълә Насыйров, Әнфәл Хәлиуллинга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия, хуҗалыкның профсоюз оешмасы рәисе Зинфир Рәхимов юбилярлар Фирдәвес Садретдинов, Рәйфә Гаскәрова һәм Гөлсинә Муллаяновага бүләкләр тапшырды.
Читайте нас: