ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 февраль 2019, 18:26

“Байбулат”ның мөмкинлекләре зурдан

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә узган елда ирешелгәннәргә тулы йомгак ясала. 2019 елга яңа бурычлар билгеләнә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында алдынгылар рәтендә бара. Бу – хисап җыелышында китерелгән саннарда да күренде. Җәмгыять узган елны 41 процент рентабельлелек белән тәмамлады, саф табыш 97 млн сумнан артык! Шуңа да аларның ай саен уртача 27,992 сум хезмәт хаклары түләргә, төзелешләр алып барырга да, яңа техника сатып алырга, орлык сортларын яңартырга да мөмкинлекләре бар. Җәмгыять директоры Валерий Соколовның узган елгы эшчәнлекләре турындагы чыгышында телгә алынган саннар-күрсәткечләр, чыннан да, теләсә кемне көнләштерерлек. Агымдагы елда башкарасы эшләрне планлаштыру, бурыч һәм максатларны билгеләгәндә Валерий Вадим улы авыл хуҗалыгының һәр тармагына аерым-аерым тукталып үтте.
(Тулырак мәгълүмәт гәзитнең алдагы саннарында басылып чыгачак.)

Читайте нас: