“Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы коллективы узган хуҗалык елын ничек тәмамлады, эштә файдаланылмаган резервлар бармы, киләчәккә планнар нинди – шушы һәм башка мәсьәләләр шушы көннәрдә үткәрелгән гомум җыелышта тикшерелде. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Ригат Хаҗиев, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте директоры Валерий Соколов катнашты. Көн тәртибенә чыгарылган дистәдән артык мәсьәләне карауга күчү алдыннан иң тәүдә үткән хуҗалык елы барышында якты дөньяны калдырып киткән элекке хуҗалык әгъзалары, ветераннар истәлеген бер минут тын калып хөрмәтләделәр. Арытаба кооператив әгъзаларыннан чыгучыларның гаризалары канәгатьләндерелде, яңаларын кабул итү турындагы карарлар расланды. Идарә рәисе Зәбир Гыйлемханов хисап докладында күмәк хуҗалыкның 2018 елгы финанс-икътисади күрсәткечләре бәян ителде, һәр тармакка анализ ясалды, саннар һәм фактлар китерелде. Хуҗалык буенча бөртекле культуралар 2100 гектарда игелеп барлыгы 80715 центнер тулаем ашлык җыеп алынган, гектар куате – 38,4 центнер. Кырлар патшасы булган кукуруз биредә 400 гектарда игелеп, уртача 309 центнер яшел масса җыйналган, һәр баш малга исәпләгәндә 58 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Киләсе ел уңышы өчен 600 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бүгенге көнгә аларның торышы яхшы. Терлекчелек тармагындагы эшчәнлеккә идарә рәисе аеруча басым ясады. Хуҗалыкта барлыгы 1400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 500е савым сыерлары, бүгенге көндә биредә көн саен 6-7 тонна сөт реализацияләнә. Хуҗалык елында исә барлыгы 29988 центнер җитештерелеп, аның 25621 центнеры сатылган, майлылыгы 3,73 процент тәшкил иткән. Һәр сыерга исәпләгәндә, уртача 7573 килограмм сөт савып алынган. Барлык продукция Бәләбәй сөт заводына бары тик беренче сорт белән генә сатылган. Сөткә хак җитештерелгән продукциянең сыйфатына карап бәяләнә, районның берничә хуҗалыгы югары сорт һәм евростандарт белән сатканда, әлбәттә, хуҗалыкның күпме акча югалтуын күзаллавы кыен түгел. Бу хакта үзенең чыгышында хәлне тамырдан уңай якка үзгәртүне Илгиз Фаил улы да таләп итте һәм дәүләт тарафыннан каралган субсидияләрнең дә җитештерелгән сөтнең күләменә генә түгел, сыйфатына да карап биреләчәген тагын бер кат искәртте.