ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2019, 17:21

Республика ветеринарлары тәҗрибә уртаклашты

Һәр тармакта глобаль үзгәрешләр, яңарышлар барган чорда семинар-киңәшмәләрнең әһәмияте гаять зур.
Медицина – кешелекне, ә ветеринария бөтен кешелекне дәвалый , дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки ветеринария хезмәткәрләре бөтен хайваннар дөньясы өчен җаваплы, терлекчелек продукциясе аша кеше организмына төрле йогышлы авырулар кермәсен өчен тырыша. Димәк, алар безне дә саклый. Кичә безнең район җирлегендә үткән республика семинар – киңәшмәсендә дә ветеринарларның хезмәте авыр һәм җаваплы, мактаулы һөнәр икәнлеге турындагы фикерләр еш яңгырады. Терлекчелек тармагының үсеше, продукциянең сыйфатлы һәм мул булуы нәкъ менә алар хезмәтенә бәйле. “Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларга каршы малларны дәвалауның заманча ысуллары” дигән темага багышланган семинар – киңәшмәгә республика районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, хуҗалыклардан баш ветеринар врачлар җыелдылар.
–Чакмагышлылар бу семинарга махсус әзерләнмәделәр. Биредәге тәртип инде күптәннән дәвам итә. Бүгенге кондә район 137 тонна сөт реализацияли, бу республика буенча җитештерелгән сөтнең 10 проценттан күбрәге, – дип башлады семинар эшен ачып Б.Р. Ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин. Аның теоретик өлешендә килгән кунаклар алдында тәбрикләү сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев чыгыш ясады. Ул районыбыз биләмәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге, терлекчелектәге хәлләр турында сөйләде . Киңәшмәнең гамәли өлеше “Герой” хуҗалыгының Тайняш сөтчелек фермасында үтте. Семинардан репортажны гәзитебезнең киләсе саннарында укый алачаксыз.
Читайте нас: