ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март 2019, 12:33

Файдалы мәгълүматлар алынды

Язгы кояш нурларын мулрак сипкән саен, ул игенчеләргә кыр эшләренең якынлашуын искәртә сыман. Быел синоптиклар да иртә яз фаразлый, язгы кыр эшләренең дә иртәрәк башлануы көтелә.
Кичә безнең районда язгы чәчү алдыннан көньяк урман-дала зонасына кергән районнарның хуҗалык рәисләре, агрономнары, БР авыл хуҗалыгы Министрлыгының фәнни-тикшерү институты доцентлары катнашлыгында киңәшмә үтте. Аның төп максаты – игенчелек тармагының үсеш нокталарын билгеләү, тармак эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлау ачыклау һәм 2019 елда тагын да югарырак күрсәткеләргә ирешү киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы культураларын аеруча, техник культураларны үстерү, үсемлекләрне яклауның заманча системалары, орлыкчылык мәсьәләләре тикшерелде. БР авыл хуҗалыгы Министрлыгының фәнни-тикшерү институты галимнәре, белгечләре болар хакында тәфсилле сөйләделәр, аңлаттылар. Чарада катнашучылар мондый укуларның системалы рәвештә үткәрелүен хупладылар, һәр юнәлеш буенча кирәкле мәгълүмат тупладылар. Тулырак язманы гәзитебезнең киләсе санында укый алачаксыз.
Читайте нас: