ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 март 2019, 10:16

Техникаң нинди – икмәгең шундый

Авыл хуҗалыгында көзге кыр эшләре төгәлләнергә өлгерми, инде киләсе елның язгы чәчүләре өчен әзерлек башлана.

Авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны, тагылма агрегатларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, басу эшләрен хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгу – һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләре башланганчы техник караулар да шул нияттән үткәрелә.

“Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлеге җитәкчесе Вадим Гыйндуллин һәм инспектор Илнур Гафаров 12 март көнне техник тикшерүләрне башлап җибәрде. Беренче булып сынауны “Үзәк” машина – технология станциясе механизаторлары үтте. Ремонт эшләре төгәлләнгән тикшерү үтәргә әзер төрле маркадагы тракторлар (“Нью Холланд”, “Джон-Дир”, “МТЗ”) ике рәткә тезелеп куелган. Аларны таләпчән инспекторлар эшкә әзерлеген һәръяклап күздән үткәрде. Шул ук вакытта техникаларның барлык төр документацияләре, медаптечка, янгын сүндерү җайланмасы, юл һәлакәте килеп чыкканда кулланыла торган махсус билге барлыгы да тикшерелде. Шул рәвешле һәр трактор тиешле таләпләр буенча бәяләнде. 26 трактор хуҗасы да техник күзәтүне үтеп, комиссия трафыннан кулланышка “рөхсәт” алды. Бу “рөхсәт” алу артында бертөркем механизаторларның, инженерларның тырыш хезмәте ятканы мәгълүм.

(Язманын ахырын гәзитебезнең 23 санында укый аласыз)


Читайте нас: