ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 апрель 2019, 10:43

Техника – тулы әзерлектә

Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Басуларда кар катламы юкка чыгып, кайберләре инде чем кара күлмәген дә “киеп куйган”. Авыл хуҗалыгы өчен язгы чәчү эшләре якынлаша бара.

Республика Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе тәсдыйк иткән графикка ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре карамагындагы үзйөрешле машиналарны техник карау үткәрү дәвам итә. “Үзәк” МТС, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте, “Байбулат” җәмгыяте, “Заря”, “Победа”, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативларында тракторларның һәм аларның тагылмаларының торышы район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең җитәкчесе Вадим Гыйндуллин, инспектор-эксперт Илнур Гафаров, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Гайсин составындагы комиссия күзлегеннән бәһаланды.

–Авыл хуҗалыгы машиналарыннан нәтиҗәле һәм имин файдалану өчен иң ышанычлы гарантия – техниканың төзек һәм еллык техник карау узган булуы. Чөнки һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Әлеге техник күзәтүләр дә шушы кимчелекләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат – тагылма коралларның, габариттан тыш техникаларны юлда хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү: арбаларга махсус яктырткычлар көйләү, тормоз ситемасының төзеклеген тәэмин итү, – ди район дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе җитәкчесе Вадим Гыйндуллин.

–Без техниканы тикшерүгә 12 мартта керештек, инде районның барлык техникасының 80%ыннан күбрәген техтикшерү үткәрелде. Һәр көнне хуҗалыкларга чыгабыз һәм тиешле тикшерүләр үткәрәбез. График буенча бүген без “Герой” хуҗалыгында. Кичә исә Ленин исемендәге хуҗалыктагы тракторлар торышын тикшердек. әйтергә кирәк, әзерлек яхшы хәлдә, кайбер җитешсезлекләрне билгеләнгән вакытка җайларлар, дип уйлыйм. Механизаторлар үз техникаларын техтикшерүгә сыйфатлы итеп әзерләгән, – диде инспектор-эксперт Илнур Гафаров. Тулырак мәгълүмат алу өчен хуҗалыкның баш инженеры Айрат Галиевака бәйләнешкә чыктык.

(язманың ахырын гәзитебезнең 28 санында укый аласыз)


Читайте нас: