ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 апрель 2019, 10:31

Иң мөһим эшкә керешер алдыннан

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, 15 апрельгә район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре елдам дәвам итә һәм иң мөһим эшкә – туфракка орлык күмдерүгә керешүгә дә көнләп түгел, сәгатьләп кенә вакыт калуы мәгълүм.

Хуҗалыкларда барлык тупланган ашлама күләме былтыргы күләмнәрдән шактый артып китә һәм аны һәр гектарда тәэсир итүче матдәдә кертү күрсәткечләрен дә (58,2 килограмм) былтыргыдагыдан (47,8 кг) күпкә арттырып, уңыш муллыгына нигез салырга ярдәм итә. “Базы”да аны һәр гектарга 110,6, “Герой”да – 63,9ар килограмм кертергә ниятлиләр. Тиешле күләмдә яхшы кондициягә җиткерелгән һәм югары репродукторлы чәчү орлыгы да һәр хуҗалыкта һәм крәстиян-фермерларда да җитәрлек. Барлыгы 12493 гектарда уҗым культуралары, 4287 гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган, 2223 гектарда уҗым культуралары, 6012 гектарда үләннәр тырматылган, 8420 гектар басулар чүп үләннәренә каршы тазартылган, 15871 гектарда дым каплатылган, 5285 тонна орлык гербицидлар белән эшкәртелгән. “Победа” хуҗалыгында 600 гектарга органик ашлама чыгарылган. Ленинлылар бу көннәрдә уҗым культураларын өстәмә чәчү белән мәшгуль, кичә победалылар тәүге гектарда язгы арпа культурасын чәчә башладылар. Игенчеләребезгә: “Хәерле сәгатьтә!” – дибез һәм алга куелган планнарын вакытында үтәп чыгуда уңышлар телибез.
Читайте нас: