ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 апрель 2019, 10:11

Һәммәсе дә үзебездән тора

Биләмәләрдә яшәүчеләр белән күзгә-күз карашып булган проблемаларны барлау, алардан арыну юлларын бергә билгеләү, тормыш-көнкүрешне яхшыруга ярдәм итү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, райондагы оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашлыгында хакимият көннәре дәвам итә.

Рапат мәдәният йортына да үз биләмәләрендәге хәлләргә битараф булмаган Рапат һәм Яңа Биккенә авыллары халкы җыелган иде. Чараны биләмә башлыгы Радим Латыйпов ачты һәм аның максатларын аңлатты. Реканс Фәнил улы авыллар халкын бүген күтәреләчәк мәсьәләләргә аңлап карарга һәм активлык күрсәтергә чакырды.

Биләмәдә 2018нче һәм агымдагы елның беренче кварталында башкарылган эшләрне һәр юнәлеш буенча анализлап, Рапат авыл биләмәсе башлыгы Радим Рәшит улы сөйләде. Төзү-төзекләндерүдә, тормыш-көнкүрешне яхшырту өчен башкарылган эшләрдә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы район хакимиятенә, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыяте идарәсенә, бигрәк тә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары ВадимВасильевич Соколов белән Ирек Марс улы Усмановка, барлык оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә, шәхси вылдашларына рәхмәт җиткерде һәм киләчәктә дә бергә эшләү дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Полициянең участок уполномоченные Гаяз Ишморатов биләмәдә җинаятьчелеккә каршы көрәш, бигрәк тә сәүдә кагыйдәләрен тупас бозып, йортларыннан шикле сыйфатлы спиртлы эчемлекләр сатып, авылдашларының сәламәтлегенә зыян салучы алыпсатарларга каршы оештырылган рейдлар, халыкны алдап кесә калынайтып йөрүче мошенниклар авында корбан булмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Дүртөйледә урнашкан районара күзәтчелек бүлеге инспекторы Марат Фәттахов янгыннарга каршы көрәш, утта кешеләр, бигрәк тә балалар үлеменә юл куймау максатында күрелгән чаралар, йортларда янгын чыгу турында кисәтүче җайланмалар урнашыру мөһимлеге турында чыгыш ясады.

(Язманын ахырын гәзитебезнең 31 санында укый аласыз)


Читайте нас: