ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 апрель 2019, 10:40

Иркен кырларны яңгыратып

Районыбызда басу эшләре тулы куәтендә бара.

Туфракта дым булганда булачак уңышны тәэмин итүче гарәбәдәй орлыкларны җир куенына салып алындырырга, чәчүне мөмкин кадәр кыска вакытта тәмамлап өлгерергә тырышып, көнне төнгә ялгап диярлек эшли авыл эшчәннәре. Шушы көннәрдә Митрә-Әюп мәдәният йортының “Уңыш өчен” агитбригадасы әгъзалары да, Үзмәш авылы янындагы басуга чыгып, “Базы” хуҗалыгының II бригада механизаторлары белән Беренче буразна бәйрәмен оештырды. Булачак уңыш муллыгын өмет итеп үткәрелгән бу халык йоласын оештыру матур бер традиция буларак яшәп килә. Мәдәният йорты мөдире Резида Нигъманова басу эшчәннәрен 2019 елның язгы кыр эшләрен башлап җибәрүләре белән тәбрикләп, аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар юлдаш булуын теләде. “Икмәксез табынны күз алдына китерүе дә авыр. Ә шушы икмәк табынга килгәнче игенче күпме тир түгә. Авыр хезмәткә тагын борчылулар да өстәлә: иген дымга туенырмы, бөртекләр тук булырмы, вакытында җыеп ала алырбызмы? Борын-борыннан иген игү авыр, ләкин шул ук вакытта җаваплы эш саналган”, – диде ул. Агитбригада әгъзалары басуга чыккан 23 апрель көненә бригада механизаторлары 400 гектардан артык күп еллык үлән басуларын тырматкан, 80 гектардан артык мәйданда сабанашлык бодае чәчкән (Әлбәттә, язма дөнья күргән бүгенге көндә бу саннар байтакка артып та өлгергән). Бу эшләр барысы да – игенчеләр тырышлыгы нәтиҗәсе. Ә инде мәдәният хезмәткәрләре Рәмзия Гайнанова, Сәния Хәбибуллина, Ләлә Стружкова башкарган җырлар басу эшчәннәре күңеленә дәрт-чәм өстәп, иңнәренә йөкләгән җиңел булмаган, әмма иң мөһим булган хезмәтне яхшы итеп, һәрвакыттагыча, намус кушканча башкарып чыгарга ярдәм итәр, дип өметләнәбез.


Читайте нас: