ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 апрель 2019, 10:28

Вакыт көттерми – ашыгырга кирәк

“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы уңганнары да язгы кыр эшләренә дәррәү тотындылар. Җирләр кардан әрчелеп, техника белән басуларга керү мөмкинлеге килеп туу белән үк биредә дым каплату, басуларны тазартып-тигезләү, тырмату, уҗым культураларын һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен өстәмә тукландыруга тотындылар. 22 апрельгә мәгълүматлар буенча, барлыгы 2400 гектарда дым тупланган, 650 гектар тазартылган, 200 гектар уҗым культуралары чәчүлекләре, 530 гектарда күпьеллык үләннәр тырматылган. 700 гектарда уҗым игеннәре, 530 гектарда күпьеллык үлән мәйданнары минераль ашламалар белән тукландырылып чыгылган. 650 тонна чәчү орлыгы химикатлар белән эшкәртелгән.

Без килгәндә Калмаш елгасы буендагы 210 гектарлы басуда Зөлфир Зиннәтуллин идарә иткән “Кировец” тракторына тагылган “АгроСоюз” чәчкеч комплексы “Орлан” сортлы арпа чәчү белән мәшгуль иде. “КамАЗ” автомобильләрендә Ирек Латыйпов орлык, Рабис Гайсин катлаулы ашлама катнашмасы ташып торалар. Һөнәрчелек лицееның 3нче курс укучылары Урал Вәлиев белән Илдар Исламов практика үтәләр: егетләр берьюлы техникага идарә итү серләрен дә үзләштерә, чәчкеч комплексына орлык һәм ашлама да тутырып торалар. “ДТ-75” тракторында Вилнур Бакиров чәчелгән мәйданны яхшылап тырматып бара.

Хуҗалыкның баш агрономы Азат Гайсин белдерүенчә, чәчү көннән-көн киңрәк колач ала бара. Болгар авылы юнәлешендә – Чакмагыш елгасының сул ягында “ДжонДир” тракторына тагылган чәчкеч комплекс та удар темплар белән эшли, диде ул. Әлеге басуда эшне тәмамлау белән үк янәшәдә генә 209 гектарда бодай чәчәргә кершәчәкләр икән.

Орлык та, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә тупланылган. Тиешле әзерлекле, тәҗрибәле механизаторлар бер генә минутны да бушка узгармас өчен җиң сызганган. Белгечләр дә, механизаторлар да вакытның ашыктыруын яхшы аңлыйлар һәм кулдан килгәнчә тырышалар да. Табигать шартлары гына комачауламасын.
Читайте нас: