ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 Май 2019, 13:38

Мул сөт чоры җитте

Район хуҗалыкларында малларны җәйләүләргә чыгардылар

Район хуҗалыклары фермаларында кышлату чоры уңышлы тәмамланды. Быел, азык запасы җитәрлек булса да, малларны җәйге лагерьларга күчерү апрель ае азагында ук башланды.

Бу, әлбәттә, җәйнең иртә килүе белән дә аңлатыла. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Йосыпов сүзләренә караганда, беренчеләрдән булып “Байбулат” җәмгыятенең Сөрмәт, “Базы”ның Имәнлекул, “Алга”ның Тозлыкуш, Яңа Мортаза, “Октябрь” хуҗалыгының Кавказ фермаларыннан маллар җәйге лагерьларга күчерелде. Районда 14 лагерь сөт җитештерү, 30дан артык мөгезле эре терлекләр асрау буенча оештырыла. Җәйләүләргә күчкән сыерларның сөтләре дә сизелеп арта башлады. Бүген районда көненә 142 тонна сөт реализацияләнә. Бу һәр савым сыерына 20,9 килограмм, дигән сүз. Узган елның шушы чорында ул 19,3 килограмм иде. Сөтнең уртача майлылыгы 3,8 процент тәшкил итте.

“Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында да маллар җәйге лагерьга чыгарылган, көтүлекләрдә йөртелә. Әлегә хуҗалык буенча һәр сыердан көндәлек савым 20,5 кг. тәшкил итә.

–Җәйләүгә чыккач, сөт җитештерү артты. Нәтиҗәле эш өчен биредә бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырыштык. Күләмле генә төзекләндерү эшләрен башкардык, аеруча лагерьның идәннәре, утарлар тәртипкә китерелде. Электр линияләре апрель ае азагында ук әзерлек сызыгына куелды. Моннан тыш, сыер саву корылмалары, вакуум насослары җентекләп тикшерел-

де. Барлык төзекләндерү эшләрен үзебезнең коллектив көче белән башкарып чыктык, – диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Ранис Мәгалимов.

Калатау итәгенә урнашкан лагерьга без кичке савым алдыннан бардык. Лаборантка Гөлсинә Мамедова, ясалма орлыкландыру технигы Альфира Бакирова белән сөйләшеп торган арада Чакмагыш ягыннан вахта машинасы да килеп тукталды. Аннан бер төркем савучылар төшеп, эш урыннарына таралдылар.

–Бик тәртипле, төгәллекне ярата, – дип мактады кызлар шофер Газинур Гыйльвановны. Биредә җәйге лагерь тулысынча диярлек

механикалаштырылган. Сөт үткәргечләр аша суыту чаннарына килә.

Коллективта 50 кеше эшли, шуларның 8-е —савучы-операторлар. Аларның һәркайсына 60шар сыер беркетелгән. Тәслимә Гарифуллина, Нурзилә Гатауллина, Рәмилә Газизова кебек тәҗрибәле, үз эшләренең чын осталары янында яшьләр күренә: Эльза Зарипова, Ирина Сухова, Энҗе Ганиева, Фәнилә Булатова кебекләр апалары үрнәгендә малларны яратып карау һәм күп сөт алу серләренә төшенәләр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 40 санында укый аласыз)



Читайте нас: