ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 Май 2019, 16:47

Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектлар тәкъдим ителде


#“Малое и среднее предпринимательство и поддержка индивидуальной предпринимательской инициативы”

Үткән пәнҗешәмбедә муниципаль район хакимиятендә чираттагы “Эшкуарлар сәгате” үтте. Анда эшкуарларның ике тәкъдим-проекты каралды. Тәкъдимнәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүе белән бәйле булды: алар район үзәгендә ит һәм сөтне тирәнтен эшкәртү һәм сарыкчылык хуҗалыгын төзүне күзаллый. Крәстиән-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Бәдретдиновның ит җитештерү юнәлешендәге һәм башка төр эре терлек үрчетү буенча проекты муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелде. Эшкуарга “Эш башлаучы фермер” (“Начинающий фермер”) дәүләт программасы чикләрендә грант алу өчен конкурста катнашу шартлары аңлатылып, анык йөкләмәләр бирелде.

Эшкуарлар сәгате барышында шулай ук “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте директоры Илшат Еникеев тәкъдим иткән ит һәм сөтне тирәнтен эшкәртү цехы проекты да тикшерелде. Эшкуар планлаштырылган проектны тормышка ашыру буенча тулы мәгълүмат җиткерде.

Инвестицияләр сәгате ахырында муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның, аның урынбасарларының һәм икътисад һәм сәүдә бүлеге белгечләренең фикерләре тыңлады, чарага йомгак ясалды.

Бүгенге көнгә Чакмагыш районында “Эшкуарлар сәгате” форматындагы биш чара үткәрелде. Алар барышында ун проект тикшерелде. Киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча җаваплы башкаручылар тәгаенләнде һәм йөкләмәләрне үтәүне анык вакытлары билгеләнде.

Гомумән алганда, республикада “Эшкуарлар сәгате” үткәрелә башлаганнан бирле төрле юнәлешләрдәге 542 инвестиция проекты һәм эшкуарлар инициавалары тикшерелде. Аларның гомум хакы якынча 57 млрд. сум тәшкил итә. Болар “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына дәүләт ярдәме” гомудәүләт проекты чикләрендә башкарыла.
Читайте нас: