ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2019, 10:42

Көннәр салкын – эшләр кызу

Чәчү – 2019: матбугат үзәге хәбәр итә

20 майга алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, район буенча барлыгы 48009,2 гектарда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде.

“Язның бер көне елны туйдыра”,— дип никадәр еш кабатласаң да, ул беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә игенчеләр бу эшне агротехник таләпләргә туры китереп башкарып чыктылар. Дөрес, бөртеклеләрне чәчү тәмамлану әле ул эш бөтенләй бетте, дигән сүз түгел. Язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре шулай ук техник культураларны чәчүне дәвам итәләр. Болардан тыш, хуҗалыкларда уҗым культураларын яфрактан тукландыру, чәчүлекләрне чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү бара. Тармак белгечләре билгеләвенчә, игенчелектә вакыт зур роль уйный. Шытымнарның үсеше өчен теге яки бу микроэлементларны тиешле вакытта кертергә кирәк. Шуңа да вакытны югалтмау әһәмиятле урын алып тора. Бу агрочаралар “Базы” (1356 га), “Герой” (608 га), “Октябрь” (556), “Алга” (406), “Заря” (220), Байбулат (140), Ленин исемендәге (100 га) авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, Үзәк МТСның бүлекчәләре (956) һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында (334) уңышлы гамәлгә ашырыла. Районда чүп үләннәренә каршы 3460 гектар җир эшкәртелде, 851 гектар мәйданда шикәр чөгендерен химик утау башкарылды. “Алга” хуҗалыгы игенчеләре көнбагыш культурасы басуларында рәт араларын эшкәртү белән дә мәшгуль. Победалылар басуларга 1340 тонна органик ашлама чыгарды.


Читайте нас: