ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 Май 2019, 17:35

Мал азыгы хәзерләр вакыт җитә

Язгы кыр эшләре төгәлләнүгә мал азыгы хәзерләү компаниясенә старт бирелә. Бүген “Үзәк” МТСның “Знамя” бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган мал азыгы хәзерләү, әлеге мөһим эштә катнашачак авыл хуҗалыгы машиналарын техник карауга багышланган семинар-киңәшмә үтте. Анда 16 район һәм Уфа шәһәренең дәүләт техник күзәтчелек органнары инспекторлары, БР техник күзәтчелек Инспекциясе начальнигы Ринат Галимов, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, “Үзәк” МТСның генеральный директоры Илдар Насыйров һәм район хуҗалыкларының җитәкчеләре, баш белгечләре катнашты. Пленар өлештә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы семинарда катнашучыларны сәламләп, район авыл хуҗалыгы тармагының эшчәнлеге һәм социаль хәл белән таныштырды. Тагы да БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов, “Үзәк” МТСның техник мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Баһаутдинов, “Экопрод” һәм “БашИнком” җәмгыяте вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Чараның гамәли өлешендә “Үзәк” МТСның “Знамя” бүлекчәсенең күпьеллык үлән басуындагы яшел уракта катнашачак авыл хуҗалыгы машиналарына техник карауны республика инспекторлары уздырды һәм аларда бер генә дә зур җитешсезлекләр табылмады.
Читайте нас: