ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 Май 2019, 11:43

Сыер савучылар бәйгесе

30 май көнне “Байбулат җәмгыятенең Яңа Бирде сөтчелек фермасының җәйге лагерында сыер савучыларның район конкурсы үтте. Быел ул 32 нче тапкыр уздырылды. Бирегә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң көчле савучылары көч сынашырга җыйналды. Алар сорауларга җавап биреп, теоретик белемнәрен сынадылар, саву аппаратларын вакытка сүтеп җыйдылар һәм сыер саву осталыгын күрсәттеләр. Бәя биргәндә савылган сөтнең сыйфатына аеруча игътибар бирелде. Ярышта катнашучыларны муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов тәбрик итеп, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм эшләрендә уңышлар теләде. Бәйге җиңүчеләренә килгәндә, “Алга” хуҗалыгыннан Эмма Бикмурзина беренче, “Байбулат” җәмгыятеннән Ирина Ризванова икенче, “Победа” хуҗалыгыннан Зилә Шакирова өченче урынга ия булдылар. Җиңүчеләр хезмәттәшләреннән кайнар алкышлар, район җитәкчелегеннән премияләр кабул иттеләр.
Читайте нас: