ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июнь 2019, 11:54

Базылылар яшәеше республикада үрнәк

Күптән түгел район җирлеге янә кунаклар кабул итте.

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Әлфәрис Байчурин җитәкчелегендә бер төркем депутатлар район сулышы белән таныштылар. Кунакларны “Иң матур авыл” республика конкурсында җиңүче дип табылган Юмаш авылында БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте директоры Вадим Соколов каршы алды. Күчмә утырыш эшендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, БР Дәүләт җыелышы –

Корылтай депутаты Ирек Усманов, хакимиятнең авылы хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илгиз Ихсанов, АПК хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Ригать Хаҗиев катнашты. Аның пленар өлеше Юмаш авылы мәдәният йортында үтте. Тәүдә хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы район аграр комплексының эшчәнлеге белән таныштырды, социаль юнәлештә башкарылган эшләр турында сөйләде. Җәмгыять рәисе Вадим Васильевич кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, “Базы” җәмгыятенең эшчәнлеге, фән һәм техника яңалыкларын куллануга алу, то-

кымчылык юнәлеше һәм башкалар турында кыскача таныштырды, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 49 санында укый аласыз)
Читайте нас: