ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июнь 2019, 13:30

Ярыш рухы үзен аклады

Бүгенге көндә терлекчелектә сыерларны ясалма орлыкландыру иң киң таралган ысул булып тора.

Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шул исәптән безнең район терлекчеләре тарафыннан да уңышлы кулланыла. Токымчылык эшчәнлегенең районда елдан-ел яхшыра баруы – белгечләрнең осталыгы һәм ферма эшчәннәре, савучылар белән уртак тел табып эшли белүе, тырышлык нәтиҗәсе дә ул. Ә инде бу юнәлештә ел саен конкурс оештыру – камиллеккә юл ачу, дигән сүз. Быел да Ленин исемендәге токымчылык заводының җәйге лагерында ясалма орлыкландыру техникларының 31 нче район конкурсы оештырылды. Тәүдә бәйгене ачу тантанасы үткәрелде. Ярыш флагын узган елгы җиңүчеләр Гөлшат Солтанова (“Герой”), Фиргать Раянов (“Базы”) һәм Ринат Дәүләт гәрәев (“Базы”) күтәрде. “Элита”

районара токымчылык предприятиесе директоры Руслан Казыйханов, конкурсны ачып, сүзне муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсановка бирде. –Терлекчелектә һәр көнне һәр кеше үз бурычларын намус белән үтәсә генә уңышка ирешеп була. Сезнең хезмәтегез тармак эшчәнлегендә аеруча әһәмиятле урын тота. Малчылык продуктлары җитештерүдә – ит һәм сөт муллыгын тудыруда өлешегез гаять дәрәҗәдә зур. Чөнки фәкать токымлы сыер малларын үрчетү генә олы максатларны тормышка ашыруга булышлык итә. Тырышлык нәтиҗәсез калмый. Бүген район буенча көн саен 150 тонна сөт җитештерәбез, алдагы көннәрдә бу күрсәткечне 200 тоннага җиткерү турында сөйлибез һәм бу үтәлмәслек максат түгел. Әлеге конкурста үзегезне тагын бер кат сынап карагыз. Иң көчлеләр исә җиңсен, алардан башкалар үрнәк алсын! Уңышлар сезгә, – диде Илгиз Фаил улы үзенең чыгышында. Хезмәт бәйрәме белән АПК хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Ригат Хаҗиев тәбрикләде.
Читайте нас: