ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июнь 2019, 12:22

Сыйфатлы азык – мул продукция чыганагы

Сенаж салырга да вакыт җитте. Җәй берәүләр өчен көтеп алган ял итү фасылы булса, авыл халкы өчен – иң кызу эш вакыты. Мал асрап, иген игеп көн иткән авыл кешесе тизрәк печәнен кайгырта, бакча чүбен утый, бәрәңгесеннән корт чүпли. Шулай итмәсәң булмый да: озын кышларны чыгасы

бар, үз тамагың белән генә түгел бит әле, малның тук булуы да кирәк. Бу күмәк хуҗалыкларга да кагыла. Кайсы үлән басуына гына карама – һәркайда эш кайный. Бүгенге көндә районыбызның һәр хуҗалыгында сенаж салу, печән хәзерләү эшлә- ре кызу темплар белән бара. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән24 июньгә алган мәгълүматларга караганда, район буенча сенаж 16072 тонна, печән 2890 тонна әзерләнгән. “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә дә кайнар урак өсте. Биредә печән җыю белән беррәттән сенаж базлары да

тутырыла. Җәмгыятьнең күпьеллык үлән басуларында техника тавышы тынганы юк. Максат – аяз көннәрне файдаланып, кышкылыкка җитәрлек

мал азыгы туплап калу. –Бүгенге көндә җәмгыять буенча күпьеллык үләннәрдән 1250 тонна печән, 9500 тонна сенаж әзерләнде. Сенаж салуда иң мөһиме – тупланган азыкны дөрес саклау һәм әрәм-шәрәм итүгә юл куймау. Сенаж салганда яшел массаның нинди дымлылыкта булуы һәм билгеләнгән күләмдә ачыткыч куллану зур роль уйный. Шуңа күрә һәр базга салынырга тиешле азыкның, әзерләнгән һәр килограмм печәннең сыйфатын күзәтеп торабыз, югалтуларга юл куймаска тырышабыз, – диде җәмгыять директорының басучылык буенча урынбасары Аркадий Иванов. Без җәмгыятьнең өченче бригадасының Уйбулат авылы янындагы люцерна басуында булып, эшчәнлекләре белән таныштык. Биредә мал азыгы әзерләү буенча звено сенаж хәзерләү белән шөгыльләнә иде. Люцернаның чәчәк аткан чорында аны сенажга салуның файдалы икәнен аңлап, механизаторлар эшне тиз һәм оешкан төстә башкарып чыгуны максат итеп куйганнар. Җәмгыятьнең бу бригадасында 500 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр үстерелә, маллар саны да ишле. Алар һәр шартлы баш малга 45 ц. азык берәмлеге тупларга планлаштыралар.

(Язаның ахырын гәзитебезнең 51 санында укый аласыз)
Читайте нас: