ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 июль 2019, 17:01

Сөт мул булгач, күңелләр күтәренке

Шушы көннәрдә без “Байбулат” җәмгыятенең Яңа Бирде сөтчелек фермасының җәйге лагерында булдык. Табигатьнең бик матур почмагы – Өрекмән елгасы буена урнашкан ул. Җәй – мул сөт чоры, диләр, биредә эшләүчеләр. Ферма мөдире Фларит Хәбибуллин җитәкчелегендәге коллектив көн саен 3,6 тонна сөт сава. Бер сыерга исәпләгәндә, ул 16,4 килограмм тәшкил итә. Сыерларны көн озыны җәйләүдә көтүләүче Илсур Әхмәтханов, Ирек Фәрвәҗев, Леонид Майлыбаевлар әле бу чик түгел, дип исәплиләр. Җиренә җиткереп эшләр өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә булгач, биредә эшләүчеләрнең йөзләрендә гел елмаю, ә кәефләре күтәренке.
(Җәмгыятьнең сөтчелек тармагындагы уңышлары белән “Игенче” гәзитенең алдагы саннарында укый аласыз).

Читайте нас: