ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 июль 2019, 14:02

Уңган терлекче, үрнәкле ана да

“Заря” хуҗалыгының терлекчелек тармагында бүген 42 кеше эшли. Алар карамагында 1406 баш мөгезле эре терлек, 264 баш бозау исәпләнә. Эшкә уңган, хезмәттән курыкмаган, булсын дип җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекчеләр шактый биредә. Флорида Якупова – шундыйларның берсе. Ул хуҗалыкта 13 ел бозаулар карый.
–Флорида апа бик җаваплы, тырыш хезмәткәр. Эш дигәндә вакыты белән исәпләшми ул, булсынга дип, бөтен күңелен биреп башкара хезмәтен, – ди аның хакында хуҗалыкның баш зоотехнигы Ранис Мәгалимов. Флорида Якупова бүген 55 баш бозау карый. Хезмәт күрсәткече буенча ул гел алдынгылар сафында. Аның төркемендә малкайларның сакланышы бик әйбәт.
–Хезмәттәшем Алия Якупова, Зилә Вәлиева белән бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Безнең кулга яңа гына туган бозаулар килеп керә. Алар сабый бала кебек нәзберек. Менә шуларны өч ай үстереп, исән-имин терлекче Айнур Зарипов төркеменә тапшырабыз, – ди Флорида Фируз кызы.
Без сөйләшеп торган арада бозаулары да аны гөр килеп тавыш биреп, әйләндереп алдылар. Эше бик җиңел түгел, билгеле. Әмма зарланмый ул. Җәйге лагерьда һәр яшь үрчем өчен өйчекләр булдырылган. Анда калын итеп салам түшәлгән, чиста коры. Бозаулары да матур, көр. Алдынгы терлекче генә түгел, гаиләдә дә уңган хатын, 4 баланың яраткан әнисе дә Флорида Фируз кызы. Тормыш иптәше Журабой белән акыллы, тырыш балалар үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар.
(Язманың дәвамын гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз)
Читайте нас: