ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2019, 17:53

“Яшел урак” тагылар өчен кызу мәл

“Алга” авыл хуҗалыгы кооперативында малларны кыш буе азык белән тәэмин итү өчен ныклы әзерлек бара. Хуҗалыкның Тозлыкуш авылының сөтчелек фермасында 2300 тонна сенаж салганнар, 1100 тонна печән хәзерләгәннәр. Бүгенге көндә Сыйрышбаш авылында сенаж салу дәвам итә. Хуҗалык рәисенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары Илшат Йосыпов белдерүенчә, ямга салынасы массаның дымлылыгы таләпләргә туры килсен өчен үләнне ике көн алдан “КСУ” агрегаты белән механизаторлар Ришат Тимерханов һәм Илшат Әлмиев чабып куялар. Аннан соң гына массага турыйлар. 79 гектарлы люцерна үләне басуында “Полесье” белән Динар Накиев, Дамир Сәлимов тураган массаны хуҗалыкның 6 “КамАЗ” машинасы алмаш-тилмәш ташып тора. Яңгырлар комачауламаса, көн дә 100-120 тонна булачак мал азыгы туплана. Тапатуга “К-714” һәм “Т-150” тракторларында Илнур Макулов һәм Лотфрахман Хафизов җәлеп ителгән.
(Теманың дәвамын “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: