ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июль 2019, 16:47

Тырыш һөнәрман

“Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында туган җиребезнең чын патриотлары хезмәт сала дисәм, һич арттыру булмас. Вакыт белән исәпләшми, үзләренә йөкләнгән эшкә зур җаваплылык белән уңганнар тота хуҗалыкны.
Руслан Латыйпов хезмәт юлын механизатор һөнәренә багышлаган. Әлеге вакытта хуҗалыкның “Акрос” ашлык комбайнын урып-җыю чорына әзерли ул. Язгы кыр эшләренең уртасында кайнаган һөнәрман басуларны тырматуны вакытында башкарып чыкты, ындыр табагында “Джи-Си-Би” төягечендә эшләде. Еллар дәвамында салган тырыш хезмәте лаеклы бәһаланды авыл уңганының. Район Сабантуенда билгеләнгән хезмәт алдынгылары арасында аны да күрү хезмәттәшләре, авылдашларына горурлык хисе өстәгәндер. Руслан Фаат улы республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Читайте нас: