ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июль 2019, 12:30

Тиздән уракка

Басуларда диңгез дулкыннарыдай тирбәлеп, тук башаклы ашлыклар өлегереп, саргаеп килә. Соңгы елларда игеннәрне җыеп алуга керешкәнче район басуларын авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар белән бергәләп карап, бәя бирү күркәм гадәткә керде. Кичә эшлекле сөйләшү-күчмә семинар-киңәшмә үтте. Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев катнашты. Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов эш планы, район басуларына сәяхәт маршруты белән таныштырганнан соң, беренче тукталыш “Үзәк” МТСның “Знамя” бүлекчәсенең бодай һәм көнбагыш басуларында булды.
(Тулырак репортажны “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: