ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2019, 13:53

Чакмагышлылар төбәк “Басу көне”ндә катнаштылар

Узган атнаның җомга көнендә Гафури районының “Восход” җәмгыятендә “Басу көне – 2019” республика семинар-киңәшмәсе үтте. Анда көньяк урман-дала зонасының 13 районы, шул исәптән безнең чакмагышлылар да муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев җитәкчелегендәге14 кешелек делегация белән катнашты.
Семинар киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер министры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чынгызов, “Щеллково-Агрохим” җәмгыятенең генераль директоры Сәлис Каракотов, “Русия шикәр җитәштерүчеләр” идарәлегенең советнигы Василий Межевикин һәм башкалар чыгыш ясады. Алар алда торган урак кампаниясен югалтуларсыз, оптималь срокларда һәм сыйфатлы башкару, тиешле техника сатып алуда дәүләт ярдәме күрсәтү, авыл хуҗалыгын субсидияләү, үстерелгән уңышны реалицацияләү кебек мәсьәләләргә тукталды. Биредә үк авыл хуҗалыгы техникасының күргәзмәсе оештырылган иде.
(Теманың дәвамын “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: