ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 август 2019, 13:22

“Авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итәбез”

Дүртөйледән шәхси эшкуар Марсель Рафаил улы Сәлимовны төбәгебездә авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүчеләр эшлекле партнер гына түгел, ә чынчынлап эшчәнлектә ихлас ярдәм итүче буларак беләләр.

Ул хуҗалыкларны үзебезнең климат шартларында яхшы сыналган һәм югары уңыш бирүче техник культуралар орлыгы, шулай ук яхшы сыйфатлы, сәламәтлеккә хәвеф белән янамый торган, дисәк тә була, пестицидлар, гербицидлар, ашламалар белән тәэмин итә. Алай гына да түгел, туфрак эшкәртүдән башлап, үстерелгән уңышны җыеп алганга кадәр үзе бәйләнеш булдырган хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары белән даими хезмәттәшлек тота, урыннарга чыгып, эшләр барышында эшлекле ярдәм күрсәтә.

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында уракка төшкән көнне без аны ярдәмчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Рамил улы Җәләлов белән бергә басу станы янында тап иттек. Өч метрга якын биеклеккә үскән кукуруз үсентесен тотып торган килеш үзен фото рәсемгә дә төшереп алдык.

Марсель Рафаил улының тамырлары Сыйрышбашка – атаклы Сәлимовларга барып тоташкан. Районыбызда җитәкче вазыйфалар биләгән, хәзер инде мәрхүм Рим Рифгать улы Сәлимовның икетуганының улы. Кем әйтмешли, канында крәстиян, җир кешесе геннары көчле булган ир-егетнең

туган якларында басучылык белән шөгыльләнүчеләргә ярдәмгә ашкынып торуы да шуннан киләдер. Дүртөйле районының барлык хуҗалыклары белән дә диярлек даими бәйләнеш тотучы Марсель Сәлимов безнең төбәктә “Победа”, “Алга” хуҗалыклары белән тыгыз элемтә урнаштырган, чагыштырмача күптән түгел җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә башлаганнар.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 63 санында укый аласыз.)
Читайте нас: