ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2019, 17:09

Явымсыз көннең һәр минуты кадерле.

Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң, чыккан кояшка, коры көнгә игенчедән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Ә бит инде көзгә кереп барабыз.Аяз көннең һәр сәгатен ,һәр минутын файдаланып калырга тырыша бүген механизаторлар. Рапат авылы янындагы иген кырында берьюлы 13 заманча куәтле комбайн арпа культурасын турыдан – туры урдыра. “Базы” җәмгыятенең кыр кораблары әллә кайдан күренеп, аерылып тора. Башаклар да саллы күренә.
– Уңыш гектарыннан 46 центнер чыга, – ди Рапат бүләкчәсенең агрономы Илфак Шәмсетдинов. – Бу басуны хәзер тиз арада урып алабыз да, икенчесенә күчәбез . Явымнар гына булмасын, аяз көннең һәр сәгате, һәр минуты кадерле.
(Теманың дәвамын гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.)
Читайте нас: