ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 август 2019, 17:24

Агитбригада игенчеләр янында

Иген басуларында көнне төнгә ялгап эшләүче механизаторларыбыз янына барып, аларны бераз ял иттерү, күңелле җырләр, дәртле биюләр белән эшкә тагын да дәртләндерү матур традиция булып дәвам итә. Бүген район мәдәният йортының “Чаткылар” агитбригадасы урып - җыю чорындагы эшчәнлеген Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы басуында концерт бирүдән башлап җибәрде. Механизаторлар төшке ялга туктаган вакытта агитбригада әгъзалары Фидан Бикмурзин, Раджеш Зәйнетдинов, Рудин Бәдретдинов, Гөлшат Галләмова, Гүзәл Табишева, Ревенер Гобәев, Резеда Әхмәтова, Илсөяр Гобәева,дәрт –дәртман,күңел күтәренкелеге өстәп,чагу чыгышлары белән сокландырдылар.
– Механизаторларның шатлыклы йөзләрен күрү безне канатландыра,алар безне ел саен көтеп алалар,- ди агитбригада җитәкчесе Гөлназ Сәлимова.
Читайте нас: