ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 сентябрь 2019, 16:34

Шикәр чөгендере ала башладылар

Шикәр чөгендере быел район буенча 3681 гектар мәйданда үстерелде. “Үзәк” МТСның “Знамя” бүлекчәсе басуында әлеге культураны алуга керештеләр. Бүлекчә управляющие Рушан Усманов әйтүенчә, биредә 500 гектар мәйданда шикәр чөгендере игелгән. Басуда 6 сентябрьдән бирле ике “Холмер” чөгендер алу комбайны, бер төяү агрегаты эшли. Әлегә һәр гектардан 380-400 центнер уңыш чыга, барлыгы150 гектардан татлы тамыр казып алынган, аның1000 тоннасы гына Раевка шикәр заводына озатылган. Уңышны алып китәргә завод машиналар җибәрә. Ә инде аннан һәр елдагыча үзләренең шәхси машиналарында ялланып эшләүче шоферлар килә. Бүлекчә җитәкчесен машиналарның аз булуы борчый, чөнки өелеп ятучы чөгендернең уңышы кими.
(Басудан тулырак репортажны гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: