ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 сентябрь 2019, 16:44

Басу эшләре барышы

Районыбыз игенчеләре өчен кояшлы көннәрнең һәр минуты кадерле.

Яңгырлар туктап, кояш карый башлауга комбайннар басу-кырларны иңли. Авыл хуҗалыгы бүлегенең диспетчер хезмәтеннән 16 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, пландагы мәйданның 86,3 процентында игеннәр җыеп алынган. Басу уңганнары 40205 гектарда бөртекле культураларны җыеп алып, 160 мең тоннадан артык ашлык суктырып алды. Уртача уңыш гектарыннан 40,0 центнер тәшкил итә. Уҗым культуралары, борчак, солы суктыру тәмамланып килә. 14703 гектарда сабан бодае җыеп алынды, гектар төшеме 38,7 центнер. Бүген барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крәстиән-фермер хуҗалыкларында

урак кызу темплар һәм сыйфат белән бара. “Үзәк” МТСның “Знамя” бүлекчәсендә, крәстиән-фермер хуҗалыкларында шикәр чөгендере казып ала башладылар. Татлы культура район буенча 3681 гек- тарда игелде. Әлегә уңышы яхшы – 370-400 центнер. Урып-җыю белән беррәттән киләсе ел уңышына да нигез салына. Тәҗрибә күрсәткәнчә, уҗым культуралары чәчкән хуҗалыклар отышта. Көзге бодай һәм арыш корылыкка чыдам, уңышны да мул бирә. Быел район буенча 16147 гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге агрочара район буенча 15935 гектар мәйданда башкарылды. “Герой”, “Алга”, “Заря”, “Победа” хуҗалыклары, “Байбулат” җәмгыяте, “Үзәк” МТСның Чакмагыш филиалы көзге чәчүне төгәлләделәр. Уңышы җыелган басуларда салам җыю, туфрак эшкәртү бара. Хуҗалыкларда 8555 гектарда җир тирәнтен, 6867 гектары өслекле эшкәртелде. “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте, “Октябрь”, “Герой”, “Үзәк” МТС-ның Хуҗин исемендәге бүлекчә бу агрочараны башкаруда өлгерлек күрсәтә. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкларда барлык эшләр дә комплекслы алып барыла, малларны кышлату чорына 81782 тонна сенаж, 13291 тонна печән, 19275 тонна салам тупланды. «Үзәк» МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә һәм «Заря» хуҗалыгында силос сала башладылар.
Читайте нас: