ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 октябрь 2019, 16:31

Агитбригада басуда

Рапат авыл мәдәният йортының “Алтын башак” агитбригадасы шушы көннәрдә 6нчы бүлекчәнең кукуруз басуында хезмәт куючылар янында булды. Авыл үзешчәннәре механизаторлар төшке ялга туктаган вакытта чыгыш ясадылар. Җырчылар Гөлфинә Ишморатова, Илдар Галиев үзләренең моңлы җырларын бүләк итеп, һәркемгә күңел күтәренкелеге, яңа көч-дәрт өстәделәр. Игенчеләр аларны ел саен көтеп ала, чөнки баян моңына кушылып, тәмле ризыклар белән сыйланып, ял итеп алу мөмкинлеге дә булды. Очрашуны китапханәче Ирина Кинҗебаева алып барды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айгөл Латыйпова сүзләренә караганда, агитбригада язын да, көзен дә басу хезмәтчәннәре өчен ял концерты оештыра. “Алтын башак” агитбригада әгъзаларына механизаторлар зур рәхмәт әйтеп, язын да килегез, дип озатып, үзләренә күрсәтелгән шундый хөрмәткә күңелләре булып, яңа дәрт белән кабат эшкә керештеләр.
Читайте нас: