ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 октябрь 2019, 12:35

Маллар тук булыр

Быел мал азыгын мул һәм сыйфатлы итеп әзерләүне күз уңында тотып , район хуҗалыкларында кукуруз шактый мәйданнарда игелде.

Басу эшчәннәре, аның муллыгына куанып, бу көннәрдә силос салу кебек мөһим эшне дәвам итәләр. “Байбулат” җәмгыятенең механизаторлары кукурузны силоска салуны кызу темпта алып бара. Без биредә булган көнне 163 гектарлы басуда эш кайный иде. Тәҗрибәле механизатор Рамил Хәмидуллин “Крон” комбайнында көн саен шактый мәйданда кукуруз урдыра. “Росс – 199” сортлы “кырлар патшасы” биредә 400 гектар мәйданда үстерелгән. Уңышының саллы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: үсентеләрнең озынлыгы 2-2,5 метрга җитә.

–Бүгенге көндә барлык мәйданнарның 252 гектарыннан яшел масса җыеп алынды. Яз көне басуларга яхшы сыйфатлы орлык чәчеп, аны яхшылап тәрбияләп торганлыктан, уңышы да мулдан: һәр гектардан 230 центнер яшел масса чыга. Силос салу технологиясен дә төгәл үтәп, малларга кышлату чорына сыйфатлы азык тупларга тырышабыз, – ди җәмгыятьнең баш агрономы Илнур Шәйхелисламов.

Туктаусыз техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. Комбайн каерылып уңган кукурузныура тора, дүрт берәмлек “КамАЗ”, өч берәмлек “ГАЗ-53” машиналары, урылган массаны төяп, авылга таба юл ала, бушаганнары кабат комбайн янына ашыга. Комбайнчы Рамил Хә-

мидуллин өзеклекләргә юл куймыйчаэшләргә тырыша. Вакланган яшел массаны силос базына Илдар Бәдретдинов, Айрат Якупов, Радик Сәйфет-динов, Алик Моратов, Фәрит Сәхибгәрәев, Илфир Галин, Данил Хөсниев ташып торалар. Бер “КамАЗ”га 9 тоннадан артык, башка техникага 7 тонна масса сыюын исәпләсәк, бер кайтуда гына чокырга 60 тоннага якын сусыл азык салына. Аны “К-701” тракторында Ранис Ситдиков, Таһир

Гыйззәтуллин таптатып тора. Төнге сменада бу эшне Флүр Низаметдинов башкара. Көнне-төнгә ялгап эшләмичә булмый да, азыкның сыйфатлы булуы да зур роль уйный бит. Бүгенге көндә 5872,1 тонна силос чокырга салынган. Илнур Фидус улы егетләрнең эшеннән кәнәгать. Маллар өчен кыш буена җитәрлек азык туплау максатыннан әнә шулай уртак тырышлык салып эшлиләр биредә. Алда билгеләп үткәнемчә, 400 гектар мәйданнан алынган кукуруздан 10508 тонна силос салырга планлаштырылган. Тагын да яңа уңыштан 2905 тонна сенаж, 1970 тонна салам тупланган. –Мал азыгын зур запас белән тупларга тырышабыз, чөнки елның ничек киләсен белеп булмый. Техникалар да сынатмый. Механизаторлар да булсынга дип эшлиләр, – диде җәмгыять җитәкчесе Валерий Вадим улы Соколов. Эш кайный торган тагын бер участок – туңга сөрелә торган басулар. Биредә алты берәмлек трактор эшли. Куәтле “Т-150” тракторында Андрей Ниятов елның-елында иң югары күрсәткечкә ирешсә, Фәгыйль Нәҗметдинов, Фидрат Хәмидуллин, Марат Гыймаев, Юрий Минлин, Илнур Әюпов үз техникаларына куелган көндәлек норманы арттырып үтиләр. Туңга сөрүне алар төгәлләп тә киләләр – кукуруз басулары гына калып бара. механизаторлар өчен яхшы һава торышы бүләк иткән һәр сәгать исәптә.
Читайте нас: