ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2019, 11:27

Һөнәренә тугрылыклы

Балачакта малайларның күбесенең күңел түрендәге хыялы тракторчы яки шофер булудыр, мөгаен. Бигрәк тә авыл баласының. Чөнки алар кечкенәдән техниканы күреп, кайберләре хәтта утырып, өлкәннәр алдында рулен дә тотып йөрү бәхетен татый бит.

Районыбызның Ленин авылында үскән Ирек Ваһапов та үсмер чагыннан авылдашы – механизатор Рабис абыйсы янәшәсендә тракторга утырып йөреп, техникага күңелен сала. Мәктәптән соң кая барырга, дип уйлап та тормыйча Чакмагыш һөнәрчелек училищесына укырга китә. Аны тәмамлап кайтканнан соң, 1979 елдан башлап техника руле артында ул. Еллар үткән саен

үзенең осталыгын арттыра, тәҗрибәсен үстерә. Ирек Фиат улы бүген – Ленин исемендәге хуҗалыкның иң ышанычлы тракторчысы. Ел әйләнәсенә ул “корыч аты”ның кабинасыннан төшми. Язгы чәчү мәшәкатьләре вакытында һәм мал азыгы хәзерләгәндә, аннары ашлык урганда басуда эшләсә, маллар җәйләүдән кайтуга, көзгелектә һәм кышын фермада терлекчеләргә ярдәмләшә. Шулай ук үзенә бер- кетелгән ике тракторын да көйләп-ремонтлап тотарга вакыт таба. Аның белән без урып-җыю чорында Ленин авылы янындагы арпа басуында танышкан идек. Җитди сөйләшкәндә дә Ирек Фиат улы күзләре көлеп торучы гаҗәеп кеше булып чыкты. Алдынгы булу өчен ничек эшләргә кирәк соң? Шушы сорауны мин аңа бирәм.

–Үзеңне жәлләмичә көн-төн эшләргә, тырыш булырга, техниканы гел карап торырга кирәк. Читтән тапкан бәхет – бәхет түгел, дип җырлыйлармы әле? Мин үзем, авылда туып-үскәч, авылны бик яратам. 40 ел хуҗалыкта эшләгәнемә һич кенә дә үкенмим, авылда да күңелеңә яткан эш табып була, – диде ул. Хуҗалык җитәкчесе Илфир Әнгам улы Зариповтан да бу механизатор хакында бик күп җылы сүзләр ишетергә туры килде.
(Язманың ахырын гәзитибезнең 90 санында укый аласыз)
Читайте нас: