ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2019, 16:13

Шикәр чөгендере уңышы мулдан

Республикада шикәр чөгендере 47 мең 380 гектарда казып алынды. Аграрийларның өметләре быел тулысынча акланды. Республика буенча уңыш гектарыннын уртача 367 центнер тәшкил итә (узган елда бу күрсәткеч 315 центнер иде). Барлыгы 1 млн 738 мең тонна шикәр чөгендере казып алынды, узган елга караганда 320 мең тоннага артыграк. Шикәр заводларына эшкәртү өчен чимал озакка җитәчәк. Әлегә Мәләвез, Раевка һәм Чишмәдәге заводлар 683 мең тоннадан артык чөгендерне эшкәрттеләр.
Безнең районда да шикәр чөгендерен казып алу тәмамланды. Барлыгы 155мең894 тонна татлы тамыр тупланды, гектар куате 428 центнер тәшкил итә.
Бугенге көндә кабул итү пунктларына 94 мең тоннадан артык татлы тамыр озатылган, бу эш дәвам итә.
Чыганак: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге.
Читайте нас: