ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь 2019, 16:19

Уңган – булган шоферлар

Бүгенге тормышны транспорттан башка күз алдына китерүе дә авыр. Бигрәк тә тә авыл хуҗалыгында.”Байбулат” җәмгыятендә үз эшләренең осталарына әйләнгән автомобиль йөртүчеләр шактый. Илдар Бәдртдинов, Радик Сәйфетдинов, Фәрит Сәхибгәрәев, Алик Моратовны һич икеләнмичә алар арасына кертеп була. Алар ел әйләнәсе руль артында. Чөнки авыл хуҗалыгында елның бер фасылында да эш туктап тормый. Язын чәчүдә катнашучы техникага орлык, минераль ашлама ташыйлар. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу, уру башлана. Алар бу чорда печән әзерләү, сенаж эшендә алыштыргысыз көч. Алга таба бөртеклеләрне урып – җыю башлана, алар тагын иртәнге карангыдан кичке караңгыга кадәр басудан ашлык ташый. Көзгә керүгә кукурузны силоска уруга, шикәр чөгендерен алуга керешәләр. Без бу уңган егетләрне кукуруз басуында фотога төшереп алган идек . Бүгенге көндә инде алар җәмгыять басуларыннан шикәр заводына татлы тамыр ташыйлар.
Читайте нас: