ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2020, 17:10

Җитештерелгән продукция күләме арткан

Башкортстан аграрийлары 2019 елны җитештерелгән продукция күләмен арттырып тәмамлады.

Башкортстан аграрийлары 2019 елны җитештерелгән продукция күләмен арттырып тәмамлады. Бу хакта төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә вице-премьер – республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы тармагында инвестиция проектларын активлаштыру үткән елда гомум хакы 6,5 млрд. сум тәшкил иткән 2800 данәдән артык техника һәм җиһаз сатып алырга, шулай ук 162 фермер хуҗалыгы һәм кооперативның матди-техник базасын ныгытырга мөмкинлек ачты. Русиянең авыл хуҗалыгы кооперативларын төзү рейтингында Башкортстан беренче урынга чыкты. Аграр проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 7 мең яңа эш урыны булдырылачак.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы чикләрендә былтыр 677 гаилә торак шартларын яхшыртты. Төбәктә 4 фельдшер-акушерлык пункты, 8 газ белән һәм 11 су белән тәэмин итү объектлары, 17 километр автомобиль юллары төзелде.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/129470.htm.
Читайте нас: