ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 гыйнвар 2020, 14:15

Башкортстан делегациясе Берлинда “Яшел атна-2020” Халыкара күргәзмәсендә катнашачак

17-26 гыйнвар көннәрендә Берлинда “Яшел атна-2020” 85нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Анда Русиянең 18 регионы катнашачак.

17-26 гыйнвар көннәрендә Берлинда “Яшел атна-2020” 85нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Анда Русиянең 18 регионы катнашачак. Русия бүлеге 6 мең квадрат метрлы аерым павильонны били. Күргәзмәдә БР Хөкүмәте Премьер министр урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкчелегендәге Башкортстан агросәнәгать комплексы делегациясе дә катнашачак,дип хәбәр итә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Германиядә “Башкортстан продукты” , “Турбаслы бройлеры”,”Стәрлетамак икмәк комбинаты”, “Пышка”, “Башспирт”, “Медовз” компанияләре, “Русское зерно” сәүдә йорты ,умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге дәүләт учреждениесе реклама сыйфатында үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмә кысаларында семинарлар,форумнар,комитет утырышлары үткәрү күздә тотыла. Русия Берлин күргәзмәсендә инде 24 ел дәвамында катнашып килә,авыл хуҗалыгында инновацион технологияләр,инвестиция проектлары,перспективалы азык-төлек товарлары тәкъдим итә.
Читайте нас: