ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 гыйнвар 2020, 15:35

Үсемлек мае – экспортка

Авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләре ил халкын төп азык продуктлары белән тәэмин итә һәм бер үк вакытта алар тышкы базарларны да яулыйлар.

Авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләре ил халкын төп азык продуктлары белән тәэмин итә һәм бер үк вакытта алар тышкы базарларны да яулыйлар. Узган елда Русиядә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының иң күп өлеше терлек һәм үсемлек майларына туры килә,дип хәбәр итә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. 2018 елга караганда бу төр продукциянең экспорт күләме 26 процентка күбрәк һәм 4 млрд.доллар тәшкил итә. Аеруча үсемлек маеның экспорт күләме зур (2,1 млрд. доллар), түп (600 млн.доллар) шулай ук рапс һәм соя майлары (515 һәм 400 доллар)га җитте. 2019 елда Башкортстанның экспорт структурасында үзгәрешләр булуын билгеләп үтик. 11 айлык йомгаклар буенча ,экспортка озатылган азык продуктларының 44 проценты май продукциясенә туры килә, элегрәк экспортның төп өлешен ашлык тәшкил итә иде. Төп импортерлар булып Кытай, Төркия,Үзбәкстан, Иран һәм Еврпа илләре тора. Узган елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималының экспорт күләме 92,5 млн.доллар тәшкил итте.
Читайте нас: