ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 февраль 2020, 13:55

Бәшир якларында ничек яшиләр?

Муниципаль район хакимияте һәм аның структуралы подразделениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең, районыбызда эшчәнлек алып баручы оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләренең урыннарга чыгып, биләмәләрдә профилактика көннәрендә катнашуы дәвам итә. Чираттагы шундый чара Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе үзәгенең мәдәният йортында үтте.

Муниципаль район хакимияте һәм аның структуралы подразделениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең, районыбызда эшчәнлек алып баручы оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләренең урыннарга чыгып, биләмәләрдә профилактика көннәрендә катнашуы дәвам итә. Чираттагы шундый чара Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе үзәгенең мәдәният йортында үтте. Бүгенге җыелуның сәбәбен аңлатып, муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы аның финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов көн тәртибе белән таныштырды, форсаттан файдаланып, урындагы халыкны үзләрен кызыксындырган сорауүтенечләрне оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә биреп, тулы җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланырга чакырды. Иң тәүдә биләмә хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов узган елда төзү-төзекләндерү, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, агымдагы тормыш хәлләре турында җентекле хисап тотты. Бүген Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә 7 авылда барлыгы 1137 кеше гомер кичерә. 129 гаиләдә балигъ булмаган балалар тәрбияләнә, аларда 223 бала үсә. Шул гаиләләрнең 15е күп балалылардан исәпләнә, аларда 60 бала бар. Ел дәвамында 3 сабый дөньяга килгән, төрле сәбәпләр белән 21 кеше якты дөньядан киткән. Халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү максатында бер урта мәктәп, 4 фельдшер-акушерлык пунктлары, 5 авыл мәдәният йорты, 2 китапханә, балалар бакчасы, почта элемтәсе, Саклык банкы бүлекчәләре эшли. Халыкка шәхси эшкуарларның 6 сәүдә ноктасы, “АРС” теплицасы, 2 крәстиянфермер хуҗалыгы хезмәт күрсәтә, бер шәхси икмәк пешерү пункты бар. Биләмәдә “Үзәк” машинатехнология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе финансхуҗалык эшчәнлеге алып бара, анда күп кешеләр эш урыны тапкан. Иске Бәшир урта мәктәбендә 83 укучы бар, балалар бакчасында 20 сабый тәрбияләнә. Якын-тирә авыллардан 54 укучыны 3 мәктәп автобусы йөртә. Биләмәдә тулы канлы көндәлек тормыш кайный. Башка урыннардагы кебек үк, биредәге авылларның да һәркайсында төзү-төзекләндерү, санитар тазарту, яшелләндерү эшләре башкарыла. Районда иң беренче булып монда каты көнкүреш калдыкларын туплауның яңа системасына керешкәннәр. 32 өр-яңа өлгеле контейнер сатып алып төрле авылларда урнаштыру, контейнер мәйданчыклары булдыру өчен барлыгы 95700 сум, бетон нигез коруга 109581 сум акча тотынылган. Беренчеләрдән булып 5 чүплекне культивацияләп куйганнар, аңа да 155551 сум акча киткән. 6-12 апрельдә экологик шимбә өмәләре оештырылган, алар барышында авыллар территориясе, тирә-ягы чүпчардан тазартылган. 20 апрельдән 20 майга кадәр “Агач утырт – тормыш бүләк ит” девизы белән агач утырту айлыгы оештырылган, 80 төп пирамидаль тополь, 20 төп кызыл шомырт, 40 төп нарат утыртылган. 20 апрельдә Иске Ихсан, 26сында Яңа Калмаш, 27сендә – Иске Бәшир, Ташкалмаш, 2 майда Яңа Ихсан авыллары зиратлары күмәк өмә белән тазартып, төзекләндереп чыгылган. 1 июль көнне биләмәдә халык бәйрәме – сабан туен олы бәйрәм итеп билгеләп үткәргәннәр. Авыл мәдәният йортында төрле кичәләр, чаралар үтеп тора. Халык ихтыяҗларын канәгатьләндереп, төрле темаларга бәйгеләр оештыралар, аларда яше-карты теләп катнаша. “Башкортстан Республикасының иң матур авылы” бәйгесендә Иске Бәшир “Кунакчыл авыл” номинациясендә билгеләп үтелгән һәм акчалата бүләккә ия булган. Якташлары – Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин инициативасы белән Иске Бәшир урта мәктәбендә яңа технология кабинеты җиһазландырылган. Бәйрәм төсен алган аны ачу тантанасында Уфадан технология һәм дизайн колледжы белән берлектә үзара хезмәттәшлек килешүе төзелгән. 2019 елның август-сентябрь айларында Иске Ихсанда, Иске Бәширдә Яшьләр һәм Тукай урамнарында, Яңа Бәшир һәм Яңа Йомран авылларында төнлә яктырту системаларына капиталь ремонт үткән. Ташкалмаш мәдәният йортының җылыту системасы, фельдшер-акушерлык пункты бинасы, Иске Бәшир балалар бакчасында җылыту системасына капиталь ремонт, җылылык үткәргеч челтәрләрен яңага алмаштыру үткәрелгән. Узган елда Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Яңа Ихсан авылында 3 километр арада урам юллары капиталь ремонтланылган. Иске Ихсан һәм Яңа Калмаш урамнарыда тәртипкә китерелгән. Иске Бәширдә Бөек Ватан сугыш яугирләре исемлеге белән стела куелып, обелиск территориясе төзекләндерелгән, коймасы һәм капкалары алмаштырылган, урамнарны яктырту системасын ремонтлау юнәлешендә күп эшләнелгән. Агымдагы елга да планнары зур- дан. Иске Бәширдә Хуҗин урамына асфальт түшәү, Г.Латыйпов урамындагы, Яңа Йомран авылындагы урам юлларын агымдагы ремонтлау, Иске Ихсанда Днепр урамын төнлә яктырту системасын җайга салу, Иске Бәширдә үзәктәге коймаларны ремонтлау, зират коймасын яңарту, янгын каравылы депосы бинасын төзү, Ташкалмаш- ка керү һәм андагы Тынычлык урамнары юлларын ремонтлау бурычлары тора. Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Иске Бәширдәге Җиңү аллеясен төзекләндерергә исәп тоталар.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 15 санында укый аласыз).
Читайте нас: