ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март 2020, 14:05

Тырыш хезмәтнең татлы җимешләре

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыяте хезмәт ияләренең 2019 нчы хуҗалык елына йомгак ясау һәм агымдагысына максатлар билгеләүгә багышланган хисап сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, ярышучы Ленин исемендәге кооператив рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, хуҗалык эшчәнлек алып барган биләмәләр хакимиятләре башлыклары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны җәмгыятьнең генеральный директоры – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов ачты һәм алып барды. Җәмгыятьтә эшләүче 524 хезмәткәрнең зур күпчелеге әлеге җыелышта катнашты, вазыйфа урыннарында көндәлек эшчәнлеген дәвам итүчеләр исә, үз бурычларын үтәп, хуҗалыкның тотрыклы эшчәнлеген яңа биеклекләргә күтәрүгә өлеш кертте. Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, узган елда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, җибәрелгән аерым җитешсезлекләр турында баш белгечләрнең хисабы тыңланды. Җәмгыятьнең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов аларның чыгышларына өстәмәләр, аерым аңлатмалар биреп барды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыяте хезмәт ияләренең 2019 нчы хуҗалык елына йомгак ясау һәм агымдагысына максатлар билгеләүгә багышланган хисап сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, ярышучы Ленин исемендәге кооператив рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, хуҗалык эшчәнлек алып барган биләмәләр хакимиятләре башлыклары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Чараны җәмгыятьнең генеральный директоры – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов ачты һәм алып барды. Җәмгыятьтә эшләүче 524 хезмәткәрнең зур күпчелеге әлеге җыелышта катнашты, вазыйфа урыннарында көндәлек эшчәнлеген дәвам итүчеләр исә, үз бурычларын үтәп, хуҗалыкның тотрыклы эшчәнлеген яңа биеклекләргә күтәрүгә өлеш кертте. Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, узган елда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, җибәрелгән аерым җитешсезлекләр турында баш белгечләрнең хисабы тыңланды. Җәмгыятьнең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов аларның чыгышларына өстәмәләр, аерым аңлатмалар биреп барды.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 20 санында укый аласыз).
Читайте нас: