ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март 2020, 17:30

Басуларга чыгар алдыннан

Яз кояшы, көләч нурларын чәчеп, ак кар катламын эретә башлады. Игенчеләр өчен иң җаваплы мәл – чәчү вакыты җитәргә дә күп калмады. Аны район хуҗалыклары нинди әзерлек белән каршылый, барлык техникалары да көне ел туйдырыр мәлдә сынатмасмы – дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе вәкилләре, әнә шуларны күз уңында тотып, кооператив-колхозларда, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә һәм башка агарар предприятиеләрдә машина-трактор паркының техник торышын тикшерүне башлап җибәрде.Иң беренче булып әлеге чара Башкортстан Республикасы “Үзәк” машина-технология станциясе дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Чакмагыштагы филиалының машина-трактор паркында үтте. Аның карамагындагы тракторлар һәм үзйөрешле технологик машиналарны БР Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе үзәк аппаратының әйдәүче белгече Нияз Нәзир улы Искәндәров һәм әлеге оешманың районыбыздагы секторы мөдире Вадим Марат улы Гыйндуллин, дәүләт техник күзтчелек инспекторы Илнур Мидхәт улы Гафаров энәсеннәнҗебенәчә дигәндәй тәфсилләп җентекле тикшереп, артабан эксплуатацияләүгә рөхсәт документлары тапшырдылар. Иң тәүдә чит илләрдә җитештерелгән куәтле “Джон-Дир 8420” һәм “Джон Дир 8430”, “Нью-Холланд 8040”, үзебездә чыгарылган “К 700 А”, “К 701”, “Т 150К” тракторлары, “Бобкат” тракторларының (арада уналтынчы сезон эшләтелгәннәре дә бар) һәммәсенең дә әзерлеге ныклап тикшерелде. Инспекторлар барлык узелагрегатларның, яктырткыч сигнал биргеч фонарьләрнең төзеклегенә игътибар юнәлтте, эшләп чыгарган газларда зарарлы катнашмаларның чикке рөхсәт ителгән концентрациясен ачыклады, тормоз, руль идарәсе системаларының барлык таләпләргә җавап бирүен карады, беренче ярдәм аптечкасын, янгын сүндергечләрне барлады – кыскасы, файдалану барышында төрле күңелсез хәлләр килеп тумасын өчен алдан чаралар күрелүен дәлилләде. (Язманың ахырын гәзитебезнең 21 санында укый аласыз).

Яз кояшы, көләч нурларын чәчеп, ак кар катламын эретә башлады. Игенчеләр өчен иң җаваплы мәл – чәчү вакыты җитәргә дә күп калмады. Аны район хуҗалыклары нинди әзерлек белән каршылый, барлык техникалары да көне ел туйдырыр мәлдә сынатмасмы – дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе вәкилләре, әнә шуларны күз уңында тотып, кооператив-колхозларда, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә һәм башка агарар предприятиеләрдә машина-трактор паркының техник торышын тикшерүне башлап җибәрде.
Иң беренче булып әлеге чара Башкортстан Республикасы “Үзәк” машина-технология станциясе дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Чакмагыштагы филиалының машина-трактор паркында үтте. Аның карамагындагы тракторлар һәм үзйөрешле технологик машиналарны БР Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе үзәк аппаратының әйдәүче белгече Нияз Нәзир улы Искәндәров һәм әлеге оешманың районыбыздагы секторы мөдире Вадим Марат улы Гыйндуллин, дәүләт техник күзтчелек инспекторы Илнур Мидхәт улы Гафаров энәсеннәнҗебенәчә дигәндәй тәфсилләп җентекле тикшереп, артабан эксплуатацияләүгә рөхсәт документлары тапшырдылар. Иң тәүдә чит илләрдә җитештерелгән куәтле “Джон-Дир 8420” һәм “Джон Дир 8430”, “Нью-Холланд 8040”, үзебездә чыгарылган “К 700 А”, “К 701”, “Т 150К” тракторлары, “Бобкат” тракторларының (арада уналтынчы сезон эшләтелгәннәре дә бар) һәммәсенең дә әзерлеге ныклап тикшерелде. Инспекторлар барлык узелагрегатларның, яктырткыч сигнал биргеч фонарьләрнең төзеклегенә игътибар юнәлтте, эшләп чыгарган газларда зарарлы катнашмаларның чикке рөхсәт ителгән концентрациясен ачыклады, тормоз, руль идарәсе системаларының барлык таләпләргә җавап бирүен карады, беренче ярдәм аптечкасын, янгын сүндергечләрне барлады – кыскасы, файдалану барышында төрле күңелсез хәлләр килеп тумасын өчен алдан чаралар күрелүен дәлилләде.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 21 санында укый аласыз).
Читайте нас: