ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 март 2020, 14:30

Карабодай ярмасына кытлык булмаячак

Март ае уртасында сәүдә нокталарында карабодай ярмасына хак артуы,шуңа өстәп,супермаркетларда аны табу буенча ыгы-зыгы булып алды.

Март ае уртасында сәүдә нокталарында карабодай ярмасына хак артуы,шуңа өстәп,супермаркетларда аны табу буенча ыгы-зыгы булып алды. Әлеге хәлләр һич кенә дә нигезле түгел,чөнки Русиядә һәм безнең регионда карабодай ярмасы җитәрлек. Бу хакта журналистларга республика авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр ителде. Кулланучылар ихтыяҗын кәнәгатьләндерү өчен республикада азык саклау складларында ярты елга җитәрлек карабодай барлыгын журналистлар пресс-тур вакытында үзләре күреп инандылар. Шуңа күрә бернинди “карабодай проблемасы “ тудырырга нигез юк. ”Республикада агымдагы елда әлеге культураның чәчү мәйданнарын арттыру күз уңында тотыла,”-дип белдерде БР Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары ,авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Чыганак: https://agriculture.bashkortostan.ru/presscenter/news/264377/
Читайте нас: