ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 апрель 2020, 18:15

Төбәк аграрийларына ярдәм тулы күләмдә бүленәчәк

Башкортстанда язгы басу эшләре старт алды. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә: “Бүген бездә алдынгы сызыкта – аграрийлар. Иртә килгән яз республикада басу эшләрен ким дигәндә ике атнага тизләтте. Март тәмамланып та өлгермәде, басуларда инде техника эшли башлады.

Башкортстанда язгы басу эшләре старт алды. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә: “Бүген бездә алдынгы сызыкта – аграрийлар. Иртә килгән яз республикада басу эшләрен ким дигәндә ике атнага тизләтте. Март тәмамланып та өлгермәде, басуларда инде техника эшли башлады. Дүртөйле, Илеш, Миякә, Чак магыш һәм Туймазы районнарын да уҗымнарны ашлый башлады лар. Бүздәк, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарында – язгы дымны каплату өчен туфрак эш кәртәләр. Хәзер инде 1000 гек тардан артык җир эшкәртелгән. Республиканың барлык аграр рай оннарында да чәчү кампаниясен башлыйбыз. Быел безнең алда 2 млн. 58 мең гектарда сабанашлык культураларын чәчеп үстерү буры чы тора. Хәзер һәр көн исәптә бул ган чор җитте һәм булачак уңыш ның язмышы безнең ничек эшлә вебезгә бәйле. Иң мөһиме, таби гать шартлары гына комачаула масын”, – диде. Үткән атнада Радий Фәрит улы Хәбиров төбәк Хөкүмәтенең бе ренче вице премьеры Андрей На заровка республикада язгы чәчү эшләрен нәтиҗәле башкарып чыгу өчен авыл хуҗалыгы комплексына финансларны тулы күләмендә бү ләргә кушты. Аның билгеләвенчә, республикада бу мөһим кампа нияне иң югары дәрәҗәдә үткә рергә кирәк булачак. Икътисадка ярдәм итү өчен бүленгән 15 млрд. сум акчаның 1,8 млрд. сумы аг рар җитештерү комплексы пред приятиеләренә юнәлтелә. Техни ка һәм җиһазлар алу өчен суб сидияләр бүлү, ашламалар алуга, нәселле маллар, товарлыклы сөт һәм ит юнәлешендәге көтүне яңартуга тотынылган чыгымнар ның бер өлешен кире кайтару күз уңында тотыла. Шул ук вакытта инвесторларга ярдәм итүнең ак тив темплары да саклана. Быелгы язгы эшләр барышын да республикада 3 млн.га якын гектар мәйданнарда эш башка рылачак, бу үткән ел белән ча гыштырганда 5%ка артыграк. Фа разланган план буенча, санбаш лык культуралары 2 млн. гектарда урнаштырылачак. Булачак уңыш өчен уҗым культуралары 400 мең гектарга чәчелгән (былтыргыдан 145 мең гектарга артык). Агымда гы елның язгы басу эшләрен баш карып чыгу 13,5 млрд сум белән бәяләнер, дип көтелә. Бу был тыргыдан 7%ка күбрәк. Чыгым нарны финанслауның төп чыгана гы булып элеккечә кыска вакытлы кредитлар (барлык чыгымнарның 40%), эшкәртү предприятиеләре тарафыннан аванслау (10%), үз акчалары (41%), дәүләт ярдәме (субсидияләр, 9% ) кала.
Читайте нас: