ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 апрель 2020, 14:00

Уңыш муллыгына йөз тотып

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы игенчеләре дә язгы кыр эшләренә чәмләнеп тотынды. Бүгенгә 900 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләре тырматылды, 437 гектарда уҗым культуралары минераль ашлама белән тукландырылды, 1000 гектарда дым каплатылды, чәчү өчен 600 тонна орлык гербицидлар белән эшкәртелде. Бу мәшәкатьләр һәр көнне дәвам иттерелә.

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы игенчеләре дә язгы кыр эшләренә чәмләнеп тотынды. Бүгенгә 900 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләре тырматылды, 437 гектарда уҗым культуралары минераль ашлама белән тукландырылды, 1000 гектарда дым каплатылды, чәчү өчен 600 тонна орлык гербицидлар белән эшкәртелде. Бу мәшәкатьләр һәр көнне дәвам иттерелә. Таскаклы авылында бригадир Самат Хәбибуллин белән эшләр барган басуларны карап үттек. 96 гектарлы уҗым бодаена Хәбиб Ханнанов идарә иткән чәчкеч комплекс минераль ашлама кертү белән мәшгуль иде. Аңа Руслан Ялаев белән Руслан Гаделшин ярдәм итәләр. –Хәбиб Хәтмулла улы – зур тәҗрибәгә ия, уңган, булдыклы механизаторларыбызның берсе, – диде Самат Әнһәр улы. –Үзенә беркетелгән “ДТ-75” тракторын яхшылап әзерләде, техник тикшерү мәлендә дә ремонтның сыйфатына, әзерлек торышына искәрмәләр булмады. Күреп торасыз, рәт араларын төгәл тота, үсемлекләргә зыян китермәс өчен кулыннан килгәннең һәммәсен дә эшли. Үзеңә беркетелгән “ГАЗ” автомобилендә Марсель Мохтаров ашлама төяп алып килгән. Нефтьчеләрдә эшләп халык ялга чыккан тәҗрибәле шофер көне ел туйдырыр мәлдә өйдә ятып түзә аламы инде! –Идарә рәисе Фәнис Радик улы, элекке күршем буларак, тәкъдим иткәч, теләп тотындым. Беләктә көч, йөрәктә дәрт барда туган кырларымда тургай моңнары астында рәхәтләнеп эшләүгә ни җитә! – ди Марсель Җәвит улы. Смотр концертларында һәр ел моңлы тавышы белән күпләрне әсир иткән һәвәскәр җырчы буларак, аның туган колхозында да җырлап эшләячәгенә шик юк. Янәшәдәге 133 гектарлы басуда “Т-150” тракторында механизатор Ришат Тимерханов дискалау белән мәшгуль иде. Арырак “Т-4 “Алтай” тракторында Әнвәр Хәйретдинов культивация үткәрә. Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов аларда язгы культуралар чәчеләчәген белдерде. Аның белән бергәләп Тозлыкуш бригадасы басуына юнәлдек. Фларит Кәримов хезмәтләндергән “ДТ-75” тракторына тагылган чәчкеч комплекс биредә дә уҗым басуын тукландыра. Чәчкечләрне хуҗалык эшчесе Вадим Фадеев, һөнәрчелек көллиятендә белем алучы авылдашлары Илмир Хәлкәев белән Илшат Таюпов хезмәтләндерә. Ашламаны үзенә беркетелгән “МТЗ” тракторында Рәмзил Дәүләтов ташып тора. –Егетләр һәркайсы үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлый, зур тырышлык сала, – ди Фәнил Радик улы. –Бүген һәммәсе дә уңыш муллыгына ирешү өчен җиң сызганган. Эштә өзеклекләр булдырмаска тырышабыз. Бүген еш явып торган яңгырлар чәчүгә керешергә мөмкинлек бирмәсә дә, башка хуҗалыклардагы кебек, “Алга”да да чәчүгә чыгарга тулы әзерлектә торалар. Җитәрлек күләмдә орлык запасы тупланган, алар яхшылап гербицидлар белән эшкәртелә. Ремонт хезмәтләндерү звенолары да тулы әзерлек сызы гына куелган. Кыскасы, алгалыларның өметләре дә, максатлары да зурдан – көзен яхшы уңыш җыеп алырга, ил көн иминлеген, табыннар муллыгын тәэмин итәргә. Аларга уңышлар юлдаш булсын.
Читайте нас: