ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 апрель 2020, 13:15

Байбулатлылар чәчүгә төште

Башкортостан Республикасы Хөкүмәтендә атна башында узган чираттагы киңәшмәдә вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов барлык районнарда язгы кыр эшләренең гөрләп торуы турында хәбәр итте.

Башкортостан Республикасы Хөкүмәтендә атна башында узган чираттагы киңәшмәдә вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов барлык районнарда язгы кыр эшләренең гөрләп торуы турында хәбәр итте. Бу көнгә 20 мең гектардан артык басуларда чәчү эшләре башкарылган, 55 мең тоннадан артык минераль ашмалар кертелгән, эшләрне үтәп чыгарга җитәрлек итеп 20 мең тоннадан артык дизель ягулыгы запасы тупланылган иде. Язгы басу эшләрен үзвакытында башкарып чыгу өчен 7 миллиард сум льготалы кредитлар алынган. –БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының мобиль төркемнәре 119 авыл хуҗалыгы оешмасында санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен җентекләп тикшереп чыкты, – дип белдерде Илшат Илдус улы. – Барысында да таләпләр төгәл үтәлә. Эштә тоткарлыкларга юл куймас өчен, чирләп китү ихтималлыгын күздә тотып, һәр хуҗалыкта кадрлар резервы да булдырылды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы канәгатьлек белән быел беренче кварталда авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсеш индексы 5,4 процент тәшкил итүен белдерде. –Алда тагын үзгәрешләр булачагы бәхәссез, – диде ул. – Безгә бүген язгы чәчүне оптималь срокларда югары сыйфат белән башкарып чыгу мөһим. Шуңа ирешәчәкбез дә. Районыбыз аграрийлары да язгы басу эшләрен дәррәү алып бара. Гәзитебезнең алдагы саннарында без аерым хуҗалыкларда эшләр барышын яктырткан идек инде. Һәркайсында дым каплату, ашлама кертү, туфрак әзерләү барды, җир кибә алмау сәбәпле бөртеклеләрне чәчүгә тотына алмадылар. 27 апрельдә без җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә булдык. Әлеге көнгә анда 2466 гектарда дым каплатылган, 900 гектарда уҗым культуралары, 800 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләренә минераль ашламалар кертелгән, 256 гектарда дискалау үткәрелгән, 428 гектар кукуруз чәчеләсе мәйданга ашлама кертелгән иде. Бу эшләр артабан да дәвам иттерелә. Хуҗалыкта районда тәүгеләрдән булып язгы культуралар чәчүгә керешкәннәр. Яңа Бирде авылы янында Шаран район белән чиктәш 101 гектарлы басуда тырыш механизатор Фидрат Хәмидуллин идарә иткән «ДТ – 75» тракторына көйләнгән чәчкеч комплекста Сергей Садыйков, Андрей Миңлебаев, Роман Канаков борчак чәчү белән мәшгуль иде. Чәчү орлыгы гербицидлап эшкәртелгән, аны “ГАЗ – САЗ” автомобилендә Илфир Галин китереп тора. “МТЗ – 82” тракторында Илфир Шәехов минераль ашлама алып килгән. Егетләр чәчкечләргә тәүдә орлык, артабан өстәмә секцияләрне ашлама белән тутырып торганда һәммәсен бергәләп фоторәсемгә төшереп алдык. “Т – 70” тракторында кәтүкләү үткәрүче механизатор Рәзил Исламов та читтә калмады. Бу көнне барлыгы 40 гектарда “Ямал” сортлы борчак чәчелде. Бәрәкәтле туфракка якты өметләр салып күмдерелгән орлыклар тигез шытым биреп яхшы күтәрелер, мул уңыш бирер, дип өметләнәбез. Шулай була күрсен дә.
Читайте нас: