ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2020, 13:45

Чәчү тәмамлана, үсемлекләрне тәрбияләргә вакыт

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, хуҗалыкларда язгы чәчү эшләре тәмамлану алдында тора.

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, хуҗалыкларда язгы чәчү эшләре тәмамлану алдында тора. 20 майга гомум мәйданнарның 89,6 процентында төрле культуралар орлыклары җиргә күмдерелгән. Язгы культуралар барлык мәйданнарның 94,2 процентында урнаш тырылып беткән. Аерым басуларда гы югары дымлылык, өстәвенә еш яңгырлар явып тору гына бу эшне берара тоткарлап тора. Техник культураларны чәчеп бетерәсе генә калып бара. Бу эшләр белән беррәттән басуларда үсентеләрне химик утау да башланды. Бүгенге көнгә 11635 гектарда уҗым культуралары, 497 гектарда сабанашлык үсентеләре һәртөрле чирләргә һәм корткычларга каршы эшкәртелгән дә инде. Әлеге мөһим агротехник чара 149 гектар шикәр чөгендере чәчүлекләрендә дә, 312 гектар пар җирләрендә башкарылырга өлгергән. Һәр хуҗалыкта моны ныклы аңлап эш итәләр һәм вакытында үткәрергә тырышалар да. Әлеге рәсемдә сез “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозының яшь механизаторлары Руслан Латыйпов белән Дилшат Шәеховны күрәсез. Үзләренә беркетелгән “Рубин” агрегатын яхшылап көйләп бетергәндә, аларны басуга химик эшкәртүгә чыгар алдыннан төшереп алган идек. Хуҗалыкның баш инженеры Илдар Әмирҗан улы Гәрәев егетләрне тырыш, үзләренә йөкләтелгәннәрне намус белән башкара торганнар, дип телгә алды. Әйткәндәй, бу егетләр әлеге мөһим агротехник алымны 455 гектарда башкарырга өлгергәннәр дә инде. Игенчеләребезгә тиз арада язгы чәчүне төгәлләп, үсемлекләрне тәрбияләү, мал азыгы әзерләү һәм башка эшләрне дә тиешле вакытында уңышлы башкарып чыгуларын телибез.
Читайте нас: