ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июнь 2020, 17:55

Фидакарьлекнең татлы җимешләре

Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, баш белгеч-консультант Ирина Мәгасим кызы Юнысова, әйдәүче белгеч-консультант Альбина Шамил кызы Ишаева, референт үзәге начальнигы Луиза Дамир кызы Муллаянованы берләштергән комиссия әгъзалары ике көн дәвамында районыбызда эшчәнлек җәелдергән 62 крәстиян-фермер хуҗалыгының игенчелек һәм техник культуралар игү белән шөгыльләнүче 45енең чәчүлекләре торышын карап, бәһа бирделәр. Безнең иҗади төркем әлеге чараның икенче көнендә аларны озатып йөрде. Тәүдә үзәккә якынрак урнашкан хуҗалыкларда, артабан төньяк көнбатыш төбәктә басулар торышы тикшерелде. Каргалы авылында әтиле уллы Зимфир һәм Фәдис Фазыловлар быел 60 гектарда арпа, 10 гектарда язгы бодай, 26 гектарда солы үстерәләр. 33 гектарда печән мәйданнарына өстәп быел 5 гектар судан үләне үстереп карарга ниятләгәннәр. Үсентеләр яхшы гына күтәрелеп килә. Без булганда алар арпа басуында гербицидлар белән эшкәртү үткәреп яталар иде. Зимфир Зиннур улы 40 баш сыер малы тотулары турында да бәян итте, шуларның 14 башы – савым сыерлары икән. Мал азыгы культуралары әнә шул максаттан игелә. Пар мәйданнары итеп калдырылган 5 гектарга тирес чыгарганнар, барлык мәйданнар да тиешенчә минераль ашлама алган. Басулар торышы матур тәэссоратлар калдырды. Артабан юл Җәмәй һәм Имән лекул авылларында яшәүче крәстиян фермерлар янына булды. Иң тәүдә “Муса” крәстиян фермер ху җалыгы җирләрендә йөреп чыктык. Аның башлыгы Азат Нәкыйп улы Мусин 20 гектарда урнаштырылган шикәр чөгендере, 28 гектарлы арпа басулары торышын күрәстте. Барлык технологияләр төгәл үтәп башкарылган басу эшләренең нәтиҗәсе күзгә бәрелеп тора: рәт аралары тигез, чөгендерләр арасы да бер берсенә комачаулык ту дырырлык түгел, чүп үләннәре яхшылап уталган. Арпа да матур үсеп килә. Радик Рәзиф улы Тимерханов та 50 гектарда шикәр чөгендере, шулкадәр үк мәйданда арпа үстерә. Биредә дә чәчүлекләр торышына югары бәһа куелды. Янәшәдәге Алмаз Рамил улы Хәбировның басулары да аеруча тәрбияле тотылуы белән яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Фермерлык эшенә күптән түгел генә тотынуына карамастан, Рим Әмин улы Сәйфуллинның да зур тырыш лык салуы күзгә бәрелеп тора: аның 50 гектарлы арпа басуы да, шикәр чөгендере дә матур күре неш тудыра. Артбан Ревинер Илфат улы Гыйльметдинов бертуганнары Рөс тәм һәм Булат белән берлектә иккән 20 гектарлы шикәр чөгендере, 60 гектарлы арпа басулары торышы белән таныштырды. Бу чәчүлекләрдә дә зур тырышлык салынганлыгы күзгә ташланып тора, яхшылап тәрбияләнгән ашланган җирләрдә агротехник чаралар үзвакытында үткәрелә, шуңа да табигать шартлары уңай торганда мул уңыш алыначагы өметле. Урал Гаяз улы Исхаковның чө гендерләре тагын да яхшырак торышы белән сокландырды. Арпа басуына да тел тидерерлек түгел, матур тәэссоратлар калдыра. Илмир Финал улы Юнысовта үз чәчүлекләрен яхшы тәрбияләгән: шикәр чөгендере һәм бөртекле күльтуралары яхшы күтәрелеп килә. Биредә дә караулы тәрбияле басулар яхшы уңыш бирер, дип ышанабыз. Альфрит Дамир улы Дәүләтшин да иген игүгә чын хуҗаларча чәмләнеп тотынган: шикәр чөген деренә дә зур игътибар бирелгән, бөртеклеләре дә яхшы торышта. Көзен тук башаклар шавында ашлык муллыгына ирешер өчен ул да маңгай тирен күп агызган, зур хезмәт салган. Салават Гаяз улы Исхаковның да тырышлыгы акланган: “Саша” сортлы арпа чәчелгән 65 гектарлы басуы да, шикәр чөгендере чәчүлеге дә матур күренә. Тамьян авылы юнәлешендәге Илфак Заһит улы Латыйповның да чәчүлекләргә химик утау үткәргән мәленә туры килдек. Арпасы да, печәне дә яхшы торышта, тырышлыгы, һичшиксез, акланмыйча калмас, дип өметләнәбез. “Гомумән алганда, без булган барлык крәстиян фермер ху җалыклары да яхшы торышта, – диде Чакмагыш мәгълүмати кон сультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Тангатаров. –Күрүегезчә, җир ләр бөтен технологияләрне төгәл үтәп эшкәртелгән, химик утау үткә релгән, ашлама да ярыйсы ук микъ дарда кертелгән. Рәтаралары тигез, игеннәрнең биеклеге дә әйбәт торышта, куелыгына да тел теш тидерерлек түгел. Бер сүз белән әйткәндә, зур күмәк хуҗалыкларда ничек булса, крәстиян-фермерларда да эшләр шулай ук яхшы куелган”. Әйе, егетләр заман таләпләрен төгәл үтәргә омтылалар. Бүген һәммәсе дә хәлдән килгәнчә техника яңартырга, элита сортлы орлыклар чәчәргә, ашлама кертергә, гербицидлар белән эшкәртергә омтылалар. Әңгәмәләшү барышында аларның бер-берсенә ихлас ярдәмләшеп торулары ачыкланды. Яшь фермерлар бу шөгыльгә элегрәк тотынганнардан практик һәм киңәшләр белән ихлас ярдәм тоеп тора, кирәк чакта берләшеп эш итәләр. Күрелгән-тикшерелгәннәргә йомгак ясаганда комиссия әгъзалары һәркайсына үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Һәр фермер үз җирендә чын хуҗаларча эш итә: тиешле вакытында сөрә, чәчә, үсентеләрне тәрбияли, ура-суга, дигәндәй. Шул ук вакытта туфрак составына анализ ясатып, аны микро һәм макроэлементлар белән баету хәстәрен күрә, төрле корткычларга, чүп үләннәренә каршы чаралар үткәрә, сөрү, чәчү технологияләрен төгәл үтәргә тырыша. Басулар торышын карап йөргәндә боларның һәммәсе исәпкә алынды, һәркайсына эшенә карап баллар билгеләнде. Ә таләпчән комиссия әгъзалары һәр участокта бер генә вак-төякне дә читләтеп калмыйча, барысын да җентекләп тикшереп барды. Гомумән алганда, һәр хуҗалыкка уңай бәһа куелды. Барлык таләпләр төгәл үтәлгән беренче биш крәстиян-фермер хуҗалыгы йомгаклау эшләре тәмамлангач акчалата бүләкләргә ия булачак.

Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, баш белгеч-консультант Ирина Мәгасим кызы Юнысова, әйдәүче белгеч-консультант Альбина Шамил кызы Ишаева, референт үзәге начальнигы Луиза Дамир кызы Муллаянованы берләштергән комиссия әгъзалары ике көн дәвамында районыбызда эшчәнлек җәелдергән 62 крәстиян-фермер хуҗалыгының игенчелек һәм техник культуралар игү белән шөгыльләнүче 45енең чәчүлекләре торышын карап, бәһа бирделәр. Безнең иҗади төркем әлеге чараның икенче көнендә аларны озатып йөрде. Тәүдә үзәккә якынрак урнашкан хуҗалыкларда, артабан төньяк көнбатыш төбәктә басулар торышы тикшерелде. Каргалы авылында әтиле уллы Зимфир һәм Фәдис Фазыловлар быел 60 гектарда арпа, 10 гектарда язгы бодай, 26 гектарда солы үстерәләр. 33 гектарда печән мәйданнарына өстәп быел 5 гектар судан үләне үстереп карарга ниятләгәннәр. Үсентеләр яхшы гына күтәрелеп килә. Без булганда алар арпа басуында гербицидлар белән эшкәртү үткәреп яталар иде. Зимфир Зиннур улы 40 баш сыер малы тотулары турында да бәян итте, шуларның 14 башы – савым сыерлары икән. Мал азыгы культуралары әнә шул максаттан игелә. Пар мәйданнары итеп калдырылган 5 гектарга тирес чыгарганнар, барлык мәйданнар да тиешенчә минераль ашлама алган. Басулар торышы матур тәэссоратлар калдырды. Артабан юл Җәмәй һәм Имән лекул авылларында яшәүче крәстиян фермерлар янына булды. Иң тәүдә “Муса” крәстиян фермер ху җалыгы җирләрендә йөреп чыктык. Аның башлыгы Азат Нәкыйп улы Мусин 20 гектарда урнаштырылган шикәр чөгендере, 28 гектарлы арпа басулары торышын күрәстте. Барлык технологияләр төгәл үтәп башкарылган басу эшләренең нәтиҗәсе күзгә бәрелеп тора: рәт аралары тигез, чөгендерләр арасы да бер берсенә комачаулык ту дырырлык түгел, чүп үләннәре яхшылап уталган. Арпа да матур үсеп килә. Радик Рәзиф улы Тимерханов та 50 гектарда шикәр чөгендере, шулкадәр үк мәйданда арпа үстерә. Биредә дә чәчүлекләр торышына югары бәһа куелды. Янәшәдәге Алмаз Рамил улы Хәбировның басулары да аеруча тәрбияле тотылуы белән яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Фермерлык эшенә күптән түгел генә тотынуына карамастан, Рим Әмин улы Сәйфуллинның да зур тырыш лык салуы күзгә бәрелеп тора: аның 50 гектарлы арпа басуы да, шикәр чөгендере дә матур күре неш тудыра. Артбан Ревинер Илфат улы Гыйльметдинов бертуганнары Рөс тәм һәм Булат белән берлектә иккән 20 гектарлы шикәр чөгендере, 60 гектарлы арпа басулары торышы белән таныштырды. Бу чәчүлекләрдә дә зур тырышлык салынганлыгы күзгә ташланып тора, яхшылап тәрбияләнгән ашланган җирләрдә агротехник чаралар үзвакытында үткәрелә, шуңа да табигать шартлары уңай торганда мул уңыш алыначагы өметле. Урал Гаяз улы Исхаковның чө гендерләре тагын да яхшырак торышы белән сокландырды. Арпа басуына да тел тидерерлек түгел, матур тәэссоратлар калдыра. Илмир Финал улы Юнысовта үз чәчүлекләрен яхшы тәрбияләгән: шикәр чөгендере һәм бөртекле күльтуралары яхшы күтәрелеп килә. Биредә дә караулы тәрбияле басулар яхшы уңыш бирер, дип ышанабыз. Альфрит Дамир улы Дәүләтшин да иген игүгә чын хуҗаларча чәмләнеп тотынган: шикәр чөген деренә дә зур игътибар бирелгән, бөртеклеләре дә яхшы торышта. Көзен тук башаклар шавында ашлык муллыгына ирешер өчен ул да маңгай тирен күп агызган, зур хезмәт салган. Салават Гаяз улы Исхаковның да тырышлыгы акланган: “Саша” сортлы арпа чәчелгән 65 гектарлы басуы да, шикәр чөгендере чәчүлеге дә матур күренә. Тамьян авылы юнәлешендәге Илфак Заһит улы Латыйповның да чәчүлекләргә химик утау үткәргән мәленә туры килдек. Арпасы да, печәне дә яхшы торышта, тырышлыгы, һичшиксез, акланмыйча калмас, дип өметләнәбез. “Гомумән алганда, без булган барлык крәстиян фермер ху җалыклары да яхшы торышта, – диде Чакмагыш мәгълүмати кон сультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Тангатаров. –Күрүегезчә, җир ләр бөтен технологияләрне төгәл үтәп эшкәртелгән, химик утау үткә релгән, ашлама да ярыйсы ук микъ дарда кертелгән. Рәтаралары тигез, игеннәрнең биеклеге дә әйбәт торышта, куелыгына да тел теш тидерерлек түгел. Бер сүз белән әйткәндә, зур күмәк хуҗалыкларда ничек булса, крәстиян-фермерларда да эшләр шулай ук яхшы куелган”. Әйе, егетләр заман таләпләрен төгәл үтәргә омтылалар. Бүген һәммәсе дә хәлдән килгәнчә техника яңартырга, элита сортлы орлыклар чәчәргә, ашлама кертергә, гербицидлар белән эшкәртергә омтылалар. Әңгәмәләшү барышында аларның бер-берсенә ихлас ярдәмләшеп торулары ачыкланды.
Яшь фермерлар бу шөгыльгә элегрәк тотынганнардан практик һәм киңәшләр белән ихлас ярдәм тоеп тора, кирәк чакта берләшеп эш итәләр. Күрелгән-тикшерелгәннәргә йомгак ясаганда комиссия әгъзалары һәркайсына үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Һәр фермер үз җирендә чын хуҗаларча эш итә: тиешле вакытында сөрә, чәчә, үсентеләрне тәрбияли, ура-суга, дигәндәй. Шул ук вакытта туфрак составына анализ ясатып, аны микро һәм макроэлементлар белән баету хәстәрен күрә, төрле корткычларга, чүп үләннәренә каршы чаралар үткәрә, сөрү, чәчү технологияләрен төгәл үтәргә тырыша. Басулар торышын карап йөргәндә боларның һәммәсе исәпкә алынды, һәркайсына эшенә карап баллар билгеләнде. Ә таләпчән комиссия әгъзалары һәр участокта бер генә вак-төякне дә читләтеп калмыйча, барысын да җентекләп тикшереп барды. Гомумән алганда, һәр хуҗалыкка уңай бәһа куелды. Барлык таләпләр төгәл үтәлгән беренче биш крәстиян-фермер хуҗалыгы йомгаклау эшләре тәмамлангач акчалата бүләкләргә ия булачак.
Читайте нас: