ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 июль 2020, 18:00

Татлы тамыр уңышын күзаллап

Җаваплылыгы чикләнгән “Раевка шикәре” җәмгыяте белән районыбыз аграрийларын күптәннән инде тыгыз хезмәттәшлек җепләре бәйли. Аңлашыла да: безнең районда табышлы бу культураны күмәк хуҗалыкларда да күпләп үстерәләр, крәстиян фермерлар да шикәр чөгендерен игүгә теләп өстенлек бирә. Гадәттәгечә, һәр ел җәмгыять вәкилләре үзләре белән килешеп эшләүче хуҗалыкларга килеп, үсентеләрнең торышын карап, көтеләчәк уңыш күләмен бәһалап торалар. Быел да әлеге традиция дәвам иттерелә: күптән түгел җаваплылыгы чикләнгән “Раевка шикәре” җәмгыятенең баш агрономы Татьяна Николаевна Антоненко, чимал буенча инженер химик Екатерина Анатольевна Бекетова, чөгендер орлыгы тәкъдим итүче KWC фирмасы вәкиле Алексей Александрович Бандурко районыбызда булып, шикәр чөгендере үстерелгән мәйданнарны карап чыктылар. Аларны “Россельхозцентр” учреждениесенең Башкортстан Республикасы буенча филиалының Чакмагыштагы районара бүлеге начальнигы Ира Халит кызы Садыйкова озатып йөрде. Кунаклар җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, “Юлдаш” җәмгыятьләре, “Үзәк” машина технология станциясенең Чакмагыш районындагы филиалы, “Октябрь”, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозлары һәм шулай ук крәстиян фермер хуҗалыклары басуларын карап, җирләрнең эшкәртелүенә, үсен теләрнең торышына,чәчү ешлыгына, химик утау үткәрелүгә, нинди ашламалар белән тукландырылуына бәһа бирделәр. Безнең эшче төркем комиссия әгъзаларын “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозының татлы тамыр план тациясендә тап итте. Хуҗалык идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов үзләренең һәр елдагыча яхшылап тәрбияләнеп торучы басуы белән теләп таныштырды. Биредә чүп үләннәре дә юк, рәт аралары да яхшылап эшкәртелгән, үсентеләр торышы да канәгатьлек тудыра. Әлбәттә, табигый казалану беркадәр хафа тудырмый калмаган, шулайда баллы тамыр уңышы башка еллардагыдан ким бул маячагына ышанычлары ныклы. Чөгендер игүне иң булдыклы механизаторларга тапшырып, һәр елны хуҗалык ота гына: яхшы төшем салган чыгымнарны тулысынча аклый, бу шөгыльне күп кәрентабельле итә. “Гомумән алганда, безнең райондагы чәчүлекләр торышы кунакларда яхшы тәэссоратлар калдырды, – диде Ира Халит кызы. – Хәзер бөтен көчне аларның сакланышын тәэмин итүгә һәм вакытында югалтуларсыз җыеп, эшкәртүгә озатырга гына юнәлтергә кирәк булачак. Чимал кабул итү предприятиесе вәкилләре районыбыз аграрийлары эшеннән канәгать һәм ярыйсы уңыш көтәләр”. Без дә шушы теләкләргә кушылабыз һәм көзен салынган хезмәтнең тулысынча акланачагына, чөгендер игүнең рентабельле булачагына ныклы ышанабыз.

Читайте нас: